16 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
«Кабатланмас үз язмышы белән...»
Әлфия Сибгатуллина Түбән Камага 1986 елны килә һәм хезмәт юлын «Түбән Кама Шин» берләшмәсендә башлый. Беренче тапкыр предприятиенең «проходной» капкасын ачып керүенә – тиздән кырык ел!
-
Матчлар, ярышлар, турнирлар
Түбән Камада КХЛның даими чемпионаты кысаларында чираттагы матч узды, анда «Нефтехимик» Владивостокның «Адмирал» командасын кабул итте. Очрашуда хуҗалар 4:2 исәбе белән җиңү яуладылар.
-
Олимпиадалар фәнгә кызыксыну уята
Район мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 2025-2026 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп һәм муниципаль этапларына йомгак ясалды.
-
Бормалы иҗат сукмаклары буйлап...
Рәссам Марат Сәгадәт улы Әфләтунов – язмышы катлаулы чорлар аша узган, әмма күңелендә иҗатка тугрылыкны саклап калган шәхес. Аның тормышы – XX гасыр тарихы, гаилә хәтере һәм шәхси эзләнүләр белән үрелгән озын иҗат юлы.
-
«Ул үзе дә безнең белән иде кебек...»
Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевкә исән булса, 4 гыйнварда 79 яшь тулыр иде.
-
Тыныч тормышка җайлашсыннар өчен
Түбән Камада махсус хәрби операция (МХО) мәсьәләләренә һәм «Җиңү. Геройларның кайтуы» проектының гамәлгә ашырылуына багышланган күчмә киңәшмә узды. Әлеге очрашу Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән оештырылды.
-
«Кышкы күңел ачу»
10 гыйнварда Татар драма театры каршындагы мәйдан Яңа ел могҗизасы белән тулып, көлү, музыка һәм бәйрәм рухы белән ямьләнде. Анда «Күрше» кышкы фестиваль кысаларында «Кышкы күңел ачу» чарасы үтте.
-
Максатка омтылыш үрнәге
Муниципаль район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов дөньяның иң биек нокталарының берсе булган Килиманджаро тавына күтәрелгән.
-
Чемпионнарга – хөрмәт
«Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында җиңгән һәм призлар яулаган түбәнкамалылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты. Чарага Түбән Камадан 30дан артык кеше барды, алар арасында «Профессионаллар» чемпионаты җиңүчеләре дә бар.
-
Өстенлекле юнәлешләр билгеләнде
Муниципаль район башлыгы Радмир Беляев, эш сәфәре кысаларында, хакимият вәкилләре һәм подряд оешмалар белән берлектә 2026 елга капиталь төзекләндерү программаларына кертелгән мәгариф объектларында булды.
-
Яңалыклар. Эфир 16.01.2026
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2026 елның 16 гыйнвар чыгарылышы.
-
Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә яңа проект башланды: «Бу безнең шәһәр. Түбән Камага – 60»
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә «Бу безнең шәһәр. Түбән Камага – 60» исемле яңа проектны башлап җибәрде. Аның кысаларында, шәһәрнең беренче төзүчеләре һәм аларның дәвамчылары белән иҗади очрашулар оештырыла. Анда мәдәният, хезмәт һәм башка өлкәләрдә эшләүче шәхесләр чакырыла.
-
Түбән Камада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кими, әмма сак булу мөһим
Түбән Камада узган атнада ОРВИ белән 451 кеше авырган, 50 кешегә грипп диагнозы куелган.