Түбән Камада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кими, әмма сак булу мөһим
Түбән Камада узган атнада ОРВИ белән 451 кеше авырган, 50 кешегә грипп диагнозы куелган.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, бу узган елның ахыры белән чагыштырганда азрак. Шулай булуга карамастан, саклык чараларын күрү мөһим, дип кисәтә Рөстәм Изиятуллин.
«Хастаханәләрдә без медицина персоналы өчен битлек режимы керттек. Мәктәпләрдә иртәнге фильтр үткәрәбез, максаты – авыру симптомнары булган балаларны ачыклау. Чөнки 2025 ел ахырында без кайбер сыйныфларны карантинга җибәрергә мәҗбүр булдык», - ди Роспотребназдор идарәсе җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин.
Белгеч салкын тидермәс өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә: җылы киенергә, кеше күпләп йөри торган урыннарда мөмкин кадәр азрак булырга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга. Үзегезне начар хис итсәгез, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итегез һәм үзлектән дәваланмагыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев