Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Ул үзе дә безнең белән иде кебек...»

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевкә исән булса, 4 гыйнварда 79 яшь тулыр иде.

 «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены мизгелләре / Лилия Бусыгина фотосы

Разил абыйны инде менә өченче ел рәттән туган көнендә зурлап искә алдык. Арабызда булмаса да, рухы, иҗаты әдәбият-сәнгать сөючеләрне ел да әнә шулай үзе кабызган учак тирәсенә җыя.

Ә ул учакта инде ничәмәничә буын укучы күшеккән күңелен җылыткан, сүнеп барган өметен тергезгәндер?! Алай гынамы: бездән соң киләсе буыннарга да җитәчәк әле аның җылысы һәм яктысы.

Әйе, якты дөньядан шактый иртә китсә дә, үзеннән соң бай мирас калдырып китте Разил Вәлиев.
4 гыйнварда Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үткәрелгән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены әнә шушы хәзинәне яңартырга, шагыйрьнең без белмәгән, ә бәлки, белеп тә онытылган тормыш сәхифәләрен барларга ярдәм итте.

Чарада китапханәчеләр, укытучылар, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Аксакаллар шурасы һ.б. иҗтимагый оешмалар вәкилләре көч сынашты. Уенны Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырды һәм алып барды. Шагыйрь үзе дә безне читтән сабыр гына елмаеп күзәтеп торгандай тоелды.

«Яңа елга кабат ансыз кердек. Арабыздан киткәненә ике елдан артып китсә дә, аны сагыну сагышы кимеми, киресенчә, арта гына бара. Разил Вәлиевне хөрмәтләп, иҗатын үз итеп килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм», – диде Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова, бәйгене ачып.

Уен ике турдан гыйбарәт булып, һәркайсында унышар сорау тәкъдим ителде. Экраннан китап укучылардан килгән видеосораулар да яңгырады: әйтик, Түбән Кама районының татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Айдар Хәмзин шагыйрьнең туган авылы Ташлыктагы музеенда әтисе Исмәгыйль абыйның да шәхси әйберләре саклануы һәм шуларның берсенең Р. Вәлиев повестенда искә алынуы турында әйтте. Бу нинди экспонат һәм язучы аны үзенең кайсы әсәрендә телгә ала икән – сез дә уйлап карагыз әле.

Булгач булсын, тагын бер сорау бирим әле. Разил Вәлиевнең Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәбият институтында белем алуы турында беләсездер. Тормышының әлеге чоры хакында шагыйрь бик еш сагынып сөйләгән, остазларын җылы итеп искә алган. Аларның берсе үзе дә шагыйрь, күп кенә җырлар авторы булган. Нәкъ менә шушы мөгаллим Разил Вәлиевнең киләчәк иҗатына юнәлеш биргән, шигърият дөньясының серләрен ачкан. Шагыйрь тормышында зур роль уйнаган бу кеше кем булды икән, әйтә алырсызмы?

Якташыбызның оста гармунчы һәм фотограф булуын күпләр белмидер дә әле. Аның сүзләренә 200дән артык җыр язылган дисәм дә, кайберәүләр өчен ачыш булыр. Шушы җырлары тупланган «Ядкарь» китабы һәм «Иске сәгать дөрес йөри» повестьлар җыентыгы өчен әдипкә 2007 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелә. Көй дигәннән, Разил Вәлиев сүзләренә язылган беренче җырның Илһам Шакиров үтенече белән иҗат ителүен дә искә төшерик. «Дулкын» җыры әнә шулай шагыйрь белән җырчыны гомерлеккә берберсенә якынайта. Уен барышында Разил абыйның әлеге иҗат җимеше дә яңгырады.

Катнашучылар шагыйрьнең «Ялкын» журналында эшләгән елларын да хәтердә яңартты, әдип томышында аерым урын тоткан Әфган сугышы белән бәйле чорны да искә төшерде. Әлбәттә, мәхәббәт темасын да читләп үтмәде. Баксаң, Алия һәм Разил Вәлиевләрне Бальзак «кавыштырган» икән. Икесе дә шушы язучыны укырга яраткан. Разил абыйның хатынына биргән беренче бүләкнең нәрсә булганын да чамалагансыздыр инде – китап. Аның да ниндие бит әле – татарча-русча сүзлек!

Эш шунда ки: Үзбәкстанда туып үскән кызның татарчасы чамалы булган. Кара тартмага нәрсә яшеренгәнне катнашучылар шунда ук белде.

«Разил абыйның истәлекләрен бер тында укыдык. Бу мәхәббәт турында киләчәктә роман язарлар, я булмаса җыр иҗат итәрләр әле», – ди алар.

Уен нәфис сүз, җыр-моң белән үрелеп барды. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова шагыйрьнең «Әнкәйгә хат» шигырен укып сөендерсә, «Илһам» эстрада ансамбле җырчысы Ирек Гайнемөхәммәтов Р. Вәлиев сүзләренә язылган «Ядкарь» җырын башкарып, чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Китапханәче кызлар башкаруындагы «Кышкы учак» җырын да тамашачы җылы кабул итте. Ә бәйге җиңүчеләре дип Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләреннән торган «Кояшлы җыр» командасы табылды. Китапханәләр мөдирләре һәм берләшмә баш белгечләреннән тупланган «Кышкы учак» командасы пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Мөгаллимнәрнең «Ватан» командасы исә «бронза»га лаек булды. Чарадан беркем дә буш кул белән кайтып китмәде: җиңүчеләргә – истәлекле бүләкләр һәм дипломнар, калган уенчыларга сертификатлар тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев