Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Тыныч тормышка җайлашсыннар өчен

Түбән Камада махсус хәрби операция (МХО) мәсьәләләренә һәм «Җиңү. Геройларның кайтуы» проектының гамәлгә ашырылуына багышланган күчмә киңәшмә узды. Әлеге очрашу Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән оештырылды.

 Киңәшмәдә катнашучыларның кайберләре. / Фото ntr-24.ru сайтыннан

Киңәшмәнең төп темасы – махсус хәрби операциядән кайткан ветераннарга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре булды.

Очрашуда «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, «Боевое братство» җәмәгать оешмасы әгъзалары, шәһәр хакимияте вәкилләре, шулай ук МХО ветераннары катнашты.

Фикер алышу барышында ветераннарның тыныч тормышка җайлашуы, аларга һөнәр алу, яңадан әзерлек үтү, квалификациясен күтәрү мөмкинлекләре турында сүз барды. Катнашучылар МХОдан кайткан егетләрнең үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоюы, тотрыклы эш урыны табуы – бүгенге көндә аеруча мөһим бурычларның берсе булуын ассызыклады.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин. / Фото ntr-24.ru сайтыннан
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин. / Фото ntr-24.ru сайтыннан

Киңәшмәнең төп нәтиҗәсе – махсус хәрби операциядән кайткан хәрби хезмәткәрләр өчен реаль шартлар тудыру, нәтиҗәле механизмнар эшләү зарурлыгы. Аларга һөнәри белем алу, яңадан укыту, эшкә урнашу юлларын ачык һәм аңлаешлы итү — дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмаларының уртак максаты булып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев