Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Өстенлекле юнәлешләр билгеләнде

Муниципаль район башлыгы Радмир Беляев, эш сәфәре кысаларында, хакимият вәкилләре һәм подряд оешмалар белән берлектә 2026 елга капиталь төзекләндерү программаларына кертелгән мәгариф объектларында булды.

Һәр объект буенча җаваплы затлар һәм подряд оешмалар вәкилләре тарафыннан тулы мәгълүмат тәкъдим ителде.

Объектлар белән танышу барышында уңай үзгәрешләр билгеләп үтелде. Аерым алганда, Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә (КНН) ремонт эшләре тәмамлангач, яңа функциональ киңлекләр булдыру, ә тулай торакта студентлар өчен тагын да уңайлырак яшәү шартлары тудыру планлаштырыла.

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә интерьерда татар милли гореф-гадәтләре, музей экспонатлары һәм милли герой – Муса Җәлил образы чагылыш табачак. Быел шагыйрьнең юбилее билгеләп үтелү әлеге концепциягә аеруча зур мәгънә өсти.

«Ремонт үзмаксат түгел. Иң мөһиме – эшләр тәмамлангач, сыйфатлы уку процессы оештырылсын, үсеш булсын. Без ярдәм итәргә, шул исәптән республика дәрәҗәсендә дә тәҗрибә белән уртаклашырга әзер. Әмма инде бүген үк белем бирү учреждениеләренең киләчәктә ничек үсүен күзалларга кирәк», – дип ассызыклады район башлыгы.

Шул ук вакытта өстәмә контроль таләп итүче берничә мәсьәлә дә билгеләнде. Алар смета документациясен төзәтү, ремонт эшләренең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, шулай ук янәшә территорияләрне төзекләндерү белән бәйле.

Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча подрядчы оешмаларга мөһим бурычлар куылды, алдагы эш адымнары билгеләнде. Мәгариф учреждениеләрен әзерләү һәм төзекләндерү эшләренең үтәлеше даими контрольдә тотылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев