Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә яңа проект башланды: «Бу безнең шәһәр. Түбән Камага – 60»
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә «Бу безнең шәһәр. Түбән Камага – 60» исемле яңа проектны башлап җибәрде. Аның кысаларында, шәһәрнең беренче төзүчеләре һәм аларның дәвамчылары белән иҗади очрашулар оештырыла. Анда мәдәният, хезмәт һәм башка өлкәләрдә эшләүче шәхесләр чакырыла.
Беренче кунак - «Тулпар» халык биюләре һәм җырлары ансамбленә нигез салучы, шулай ук аның җитәкчесе Илдар Шәяхмәтов. Ул соңгы 10 ел дәвамында балаларны һәм яшьләрне бию сәнгатенә өйрәтә, коллективның шактый уңышлары бар.
«Илдар Айратовичны әлбәттә республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Алар татар милли биюләре аша безнең миллилегебезнең йөзен күрсәтәләр», - дип белдерде Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әнфисә Фәйзетдинова.
Проект кысаларында, очрашулар айга ике мәртәбә узачак. Кичәләр рус һәм татар телләрендә алып барылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев