Олимпиадалар фәнгә кызыксыну уята
Район мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 2025-2026 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп һәм муниципаль этапларына йомгак ясалды.
Мәгълүматларга караганда, олимпиадаларның мәктәп этабында районның 3–11 нче сыйныфларында белем алучы 20 мең 300дән артык укучы катнашкан.
Укучыларның гомуми катнашу саны 48 меңнән артып киткән, бу исә райондагы укучылар санына карата 30 процентка күбрәк. Моның сәбәбе – күп кенә балаларның берьюлы берничә фән буенча үз көчләрен сынап каравы.
Олимпиадалар 36 фән буенча уздырылган. Алар арасында гадәти фәннәр белән беррәттән испан һәм итальян телләре дә бар икән. Моннан тыш, информатика фәне яңартылган форматта үткәрелгән, бу укучыларга заманча белем һәм күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән.
Муниципаль этап 7 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам иткән. Анда 4 мең 700дән артык укучы катнашкан, бу узган ел белән чагыштырганда 131 кешегә күбрәк. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча барлыгы 499 призлы урын яуланган. Күрсәткечләре югары булган укучылар алдагы этапларга чакырылган. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында катнашу өчен 279 укучы сайлап алынган, ә республика олимпиадаларының йомгаклау этабына 159 мәктәп укучысы юллама алган.
Мәгариф идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, олимпиадалар укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә, фәнгә кызыксыну уятуга һәм сәләтле балаларны ачыклау эшенә зур өлеш кертә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев