Бормалы иҗат сукмаклары буйлап...
Рәссам Марат Сәгадәт улы Әфләтунов – язмышы катлаулы чорлар аша узган, әмма күңелендә иҗатка тугрылыкны саклап калган шәхес. Аның тормышы – XX гасыр тарихы, гаилә хәтере һәм шәхси эзләнүләр белән үрелгән озын иҗат юлы.
Рәссам Марат Әфләтунов (фотода) оныгын бабасының медален кулына тоттырып ясаган / Автор фотосы
Марат Әфләтунов 1949 елда дөньяга килә. Туган җире – Свердлов өлкәсе Качканар шәһәре. Аның гаилә тарихы ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Әнисе ягыннан туганнары репрессияләргә дучар була.
Әнисенең әтисе – мулла – Владимир өлкәсендә төрмәдә вафат була. Әбисе исә Целиноградта (хәзерге Астана) җирләнгән. Бу фаҗигале язмышлар, гаилә хәтере бала күңеленә иртә сеңә һәм киләчәктә рәссам иҗатында тирән эз калдыра.
Әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленинград блокадасын кичерә. Әфләтунов бу батырлыкны онытмый: аңа багышланган иҗат эшләре дә бар. Бер картинасында хәтта ул оныкчыгын бабасының «Ленинградны саклаган өчен» медален кулына тоттырып сурәтләгән – бу мизгел үткән белән бүгенгене тоташтыручы символга әверелә.
Булачак рәссамның балачагы һәм үсмер еллары Татарстанның Азнакай районында уза. Әти-әнисе Учәлле авылында мәктәптә укыта, гаилә авыл барагында яши. Йорт бүген дә саклана – ул рәссам өчен тамырлар, хәтер һәм туган җир символы.
М. Әфләтуновта рәсемгә мәхәббәт балачактан ук башлана. Мәктәп елларында стена газеталары, конкурс эшләре, портретлар – барысы да аның кулларыннан үтә. Дүртенче сыйныфта укыганда ясаган Крылов портреты хәтта әнисенең альбомында сакланып кала. Рәсем укытучылары Маратның сәләтен иртә күреп ала, аны югары белем алырга өнди.
Яшьлек елларында егет архитектор булырга хыяллана, 1967 елда Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керергә омтыла, әмма конкурстан үтә алмый. Язмыш аны башка юлга алып китә: армия хезмәте, Минск янындагы хәрби өйрәнүләр, аннары Чехословакиядә танк командиры булып хезмәт итү. 1968 ел – катлаулы тарихи чор, бу еллар да аның дөньяга карашын формалаштыра...
1975 елның апрелендә Марат Әфләтунов Түбән Камага килә һәм химия комбинатының партия оешмасы карамагында рәссам-бизәүче булып эшли башлый. Совет чорында агитация-пропаганда эшенә зур игътибар бирелгән вакытта ул шәһәрнең бизәлешен формалаштыруда актив катнаша. Кабинетлар, музей экспозицияләре, Мактау такталары, Ветераннар аллеясе, бәйрәм демонстрацияләре, Химиклар көне, 1 Май, Октябрь бәйрәмнәре – барысында да бизәү эшләре аның куллары аша уза.
Ул типографияләр булмаган чорда плакатларны кул белән, рәссам пумаласы ярдәмендә яза. «Мин ярдәмче сызыкларсыз, турыдан-туры яза идем. Моның өчен зур тәҗрибә кирәк», – дип искә ала рәссам. Аның плакатлары белән хәтта Мәскәүдә узган комсомол съездында да катнашалар.
Шунысы да игътибарга лайык: Марат Әфләтунов – махсус сәнгать белеме алмаган, үзлегеннән өйрәнгән рәссам. Әмма тәҗрибә, күзәтүчәнлек һәм даими эш аңа һөнәри дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм итә. Ул Лениногорск рәссамнарының эшләрен өйрәнә, портрет жанрына тирән кереп китә, хәтта пыялада портрет ясау кебек катлаулы техникага да алына.
1970 еллар ахырында аны Н.В.Лемаев чакырып, музейны бизәү өчен иң көчле иҗатчылардан торган команда тупларга тәкъдим итә. Марат Сәгадәт улы бу эшкә җитәкче буларак алына. Командада графиклар, нәкышчылар, сынчылар, чеканка осталары, агачны сырлап бизәк ясаучылар эшли. Аларның эшләре белән Һиндстанда, Германиядә, Финляндиядә, Карелиядә күргәзмәләр оештырыла.
Рәссамның иҗатында төп урынны графика һәм портретлар били. Ул кешенең сурәтен генә түгел, аның эчке дөньясын, язмышын күрсәтергә омтыла. Артык детальләрсез, төгәл сызыклар аша ул психологик тирәнлеккә ирешә. Аның өчен чынбарлык – төп кыйммәт: образлар бизәлми, алар тормыштагыча кала.
Пленэрлар белән Татарстан районнарын йөреп, ул күренекле шәхесләрнең, җитәкчеләрнең портретларын ясый, аларны музейларга һәм геройларына бүләк итә. Бүген ул портретларны еш кына фотоларга карап эшли. Моннан тыш, рәссам иҗатында җәнлекләр, кошлар, казлар сурәтләре дә аерым урын алып тора – аларда тынычлык, авыл тормышы һәм табигать белән гармония чагыла.
Пенсиягә чыкканнан соң да Марат Әфләтунов иҗаттан аерылмый. 2022 елдан ул – Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2023 елда Түбән Кама шәһәрендә ел саен үткәрелә торган традицион «Ел рәссамы» конкурсында җиңү яулый, бүген Россия Рәссамнар берлегенә кандидат.
Марат Сәгадәт улы Әфләтунов өчен рәсем – һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Аның карандаш очы калдырган нәфис сызыклар – буыннарны, үткән белән бүгенгене тоташтыручы иҗат юлы. Һәм бу юл һәрвакыт кеше язмышына барып тоташа.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев