Максатка омтылыш үрнәге
Муниципаль район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов дөньяның иң биек нокталарының берсе булган Килиманджаро тавына күтәрелгән.
Салих хәзрәт Килиманджаро тавында. / Фото ntr-24.ru сайтыннан
Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте. Ул хәзрәтнең әлеге казанышын ихлас соклану белән бәяләгән.
«Менә ул – максатка омтылышның, рух көченең һәм эчке дисциплинаның чын үрнәге. Үз-үзеңә ышану һәм үзең өстендә эшләүнең яшь буенча да, география буенча да чиге юк. Салих хәзрәт, сокландыргыч гамәлең өчен рәхмәт!» – дип язган шәһәр башлыгы.
Салих хәзрәт Ибраһимовның әлеге гамәле ихтыяр көченең, иманның һәм тырышлыкның зур максатларга илтә алуын тагын бер кат дәлилли. Мондый үрнәкләр яшь буынны да, өлкәннәрне дә үз алдына максатлар куеп, аларга ирешергә рухландыра.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев