Чемпионнарга – хөрмәт
«Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында җиңгән һәм призлар яулаган түбәнкамалылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты. Чарага Түбән Камадан 30дан артык кеше барды, алар арасында «Профессионаллар» чемпионаты җиңүчеләре дә бар.
А.Есипова һәм Д.Хәсәншин. / Фото ntr-24.ru сайтыннан
Анна Есиповага – 23 яшь. Ул инде икенче ел рәттән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелә торган «Абилимпикс» чемпионатында «Сәнәгать робототехникасы» компетенциясе буенча катнаша һәм быел да чемпионнар сафында. Беренче тапкыр ул милли чемпионатта беренчелекне яулаган булса, бу юлы инде халыкара дәрәҗәдә җиңүче булды.
Әйтергә кирәк, әлеге компетенция буенча һөнәри осталык конкурсында республиканы ул берүзе генә тәкъдим итте. «Абилимпикс»ның милли һәм халыкара чемпионатлары Мәскәүдә бер үк вакытта диярлек узды. Шуңа күрә Аннага икеләтә кыенга туры килде. Ике ел дәвамында тырыш хезмәт һәм остазларның ярдәме аңа югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде.
Монда, «Кванториум» базасында, Аннаны җентекләп әзерләргә Данил Хәсәншин ярдәм итте. «Сәнәгать робототехникасы» компетенциясе буенча эксперт һәм остаз буларак, ул үзе дә 2017 елда, әле мәктәп укучысы чакта ук, бу конкурста катнашкан, ә хәзер исә яңа чемпионнар әзерли.
Данил Хәсәншин «Абилимпикс» хәрәкәтенә керткән зур шәхси өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чакырылды. Казанга сәфәргә Артур Барабанов та әзерләнде. МХО ветераны «Слесарь эше» компетенциясе буенча һөнәри осталык чемпионатында катнашып, җиңү яулаган иде. Финалда «алтын» өчен ул үзенең хезмәттәшләре – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән ярышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев