Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Кич утырганда

«Кабатланмас үз язмышы белән...»

Әлфия Сибгатуллина Түбән Камага 1986 елны килә һәм хезмәт юлын «Түбән Кама Шин» берләшмәсендә башлый. Беренче тапкыр предприятиенең «проходной» капкасын ачып керүенә – тиздән кырык ел!

Фотода: Ә.Сибгатуллина, шәхси архивтан

Берничә ай элек кенә, Нефть химиясе тармагы хезмәткәрләренең бәйрәме көнне, Татарстан Рәисе Р.Н. Миңнеханов югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык хезмәте өчен Әлфия Рифгать кызы Сибгатуллинаны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

Котлау тантанасында «Түбән Кама йөк шиннары заводы» ҖЧҖ җитәкчеләре җыю цехының полосаларны тоташтыручы Әлфия Сибгатуллинаның хезмәт юлы җаваплылык, дисциплина һәм үзе сайлаган эшкә хөрмәт үрнәге булып торуын, аның технологик таләпләрне һәм сыйфат стандартларын югары дәрәҗәдә үтәүче тәҗрибәле белгеч булуын ассызыклап үттеләр.

Бу бүләкләү зур коллективның бер өлеше булган кешенең гаять зур хезмәтен лаеклы рәвештә тану булды. Мондый белгечләр предприятиенең тотрыклы үсешен тәэмин итә.

Татар халкында «Булганнан бар да була» дигән әйтем бар. Башта заводта концертларда нәфис сүз остасы булып катнашып, аннары «Чулман» күптиражлы газетасына үзенең хезмәттәшләре турында мәкаләләр язып, шигырьләр бастырып, Әлфия үзенең әдәби иҗат дөньясына кереп чумганын сизми дә кала. «Кама таңнары» берләшмәсенә юл табып, тәҗрибәле өлкән шагыйрь-язучылардан төпле киңәшләр алып каләмен чарлый. Шулай итеп, аның «Игелек – ул мәңгелек» (2012 ел), «Яндуа чишмәсе» (2019), «Үз юлым» (2024) исемле китаплары дөнья күрә.

Ә инде әдәби җыентыкларда, альманахларда, журналларда һәм башка матбугат битләрендә басылып чыккан шигырьләре, мәкаләләре санап бетергесез... Каләмдәшләре аның үткен фикерле, тирән эчтәлекле, чын йөрәктән чыккан кичерешләрен чагылдыручы иҗатын бик якын итәләр. Ул тормышның матурлыгын төрле яктан күрә белә.

Беренче карашка гади генә шигырь юлларын көчле чагыштыру-сурәтләү чаралары белән тулыландырып, күңел моңнарын укучыларга өләшә. «Кама таңнары» берләшмәсендә Ә.Сибгатуллина инде берничә ел музейлар эше буенча җаваплы кеше. Соңгы өч-дүрт елда гына каләмдәшләре белән бөтен Татарстанны буйдан-буйга гизеп чыкканнар: Азнакай, Балык Бистәсе, Аксубай, Актаныш, Бөгелмә, Мөслим, Әлмәт…

Хәтта Самара өлкәсенә барып җиткәннәр. Ике-өч машинага тулган юлгизәрләрне җыеп, сайланган музейда очрашу сценариен төзеп, башка оештыру чараларын хәл итү бик мәшәкатьле эш бит! Берничә тапкыр Әлфиягә шундый ерак сәфәрләргә төнге сменада эшләп, иртән заводтан юлга чыгып китәргә туры килә…

Әлфия Сибгатуллинаның тагы бер бик күркәм ягы бар – бик игелекле кеше ул. Халкыбызның горурлыгы булган Фәнис Яруллин белән башта хат алышып, 2008 елны аның белән очрашуга, шигърият юлына хәер-фатыйхасын алуга ирешә. Аннары Баулы районы Кызыл Яр авылындагы Ф. Яруллин музей-йорты белән элемтә урнаштыра.

Хәзерге вакытта да Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя апа белән аралашып, аның хәл-әхвәлләрен белешеп йөри. Азнакай районының Югары Стәрле авылыннан вакытсыз мәрхүм булган шагыйрь Илдус Гобәйдуллинның басылмыйча калган шигырьләрен туплап, үзе дә шактый күләмдә матди ярдәм күрсәтеп, аның китабын чыгара. Шул авылдан хаҗга барган Рима абыстай Гобәйдуллинаның мөнәҗәтләр һәм үгет-нәсихәт язмаларын шулай ук китап итеп бастырырга булыша.

Мәшһүр якташы Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулган елны шагыйрьнең авылдашы, ветеран-укытучы Рифгать Хәсәншин истәлекләрен дә (автордашы – Ф.Вагыйзов) дөньяга чыгаруга ярдәм итте... Яңа елга аяк басканда Әлфия «Такталы кочагында» дип аталган зур күләмле яңа китабын типографиягә бастырырга тапшырды.

Ул туган авылы тарихына һәм авылдашларына багышланган.  Ел азагында Казанда традицион «Әдәби марафон» проектының финалы узды. Каләмдәшебез Әлфия анда ел саен диярлек катнашып, күп призлы урыннар яулады. Узган ел ахырында, марафон проекты финалистларын котлау тантанасында Әлфия Рифгать кызын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин җиңүче Дипломы белән бүләкләде. «Үз юлым» дип аталган китапның кереш сүзендә каһарман шагыйребез Ф. Яруллинның: «Кабатланмас үз язмышы белән, Туа җиргә адәм баласы...» дигән шигъри юллар китерелә.

Фәнис абый күп еллар элек булган очрашу вакытында Әлфиягә шундый сүзләр белән үз фатыйхасын биргән булган икән.  Аксубай кызы Әлфия Сибгатуллинаның тормышта сокланырлык үз юлы бар. Үзенең күркәм иҗат орлыклары белән киләчәктә дә укучылар күңелендә тормышка мәхәббәт уятып, үз каләме белән яшәү яменә соклануын дәвам итсен дигән теләк белдерәсем килә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев