Туган як

6 апрель 2012 яңалыклары

  • 6 апрель 2012 - 05:47
    Чечняда күргәннәр
    - Чечен республикасының Гудермес шәһәрендәге тормышны күргәч, шаккатым: 60 мең кешелек шәһәрдә дүрт мәчет бар, халыкның 70-75 процентлабы намаз укый, эчүчеләр генә түгел, тәмәке тартучылар да юк, - дип сөйли ярты елын Төньяк Кавказда уздырган полиция сержанты Марат Хәйруллин. - Командировкага барыр өчен, эчке эшләр идарәсендә, ким дигәндә, өч ел...
    1092
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:41
    Бирешмичә чиргә, төшенкелеккә
    Хатын-кызлар консультациясендәге 2нче кабинет янын күпләр урап үтәргә тырышса да, онколог-гинекологка чиратның бетеп торганы юк. Түбән Камадагы бердәнбер онколог-гинеколог Гөлназ Камил кызы Соруретдинова үзе дә көненә ике дистәгә якын пациент кабул итүе турында әйтте. Онкологиягә юллама бирүгә үк, кайбер хатын-кыз калтырап төшә, аңа дөнья җимерелеп, тормыш беткәндәй тоела. Моннан бик...
    1140
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:37
    Сорауларыгыз булса...
    Россия Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиленең Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр белән очраштыра. 10 апрельдә - муниципаль район башкарма комитетының торак бүлеге, 17 апрельдә - хәрби комиссариат, 24 апрельдә «Водоканал» җитәкчеләре белән очрашып, сорауларыгызны бирә аласыз. Алар күрсәтелгән көннәрдә иртәнге сәгать 10нан көндезге...
    488
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:28
    Миллионынчы тонна!
    «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең полиолефин заводында миллионынчы тонна полипропилен җитештерелгән. «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәтендәгеләр шул хакта хәбәр итеп, 2006 елның 3 ноябрендә сафка баскан бу производствода 48 маркада полипропилен җитештерү үзләштерелгәнен, әлеге төр пластикның 100 маркадан артыграгын эшләп чыгаруга лицензияләре барлыгын җиткерделәр. Билгеле булганча, полипропилен көнкүреш техникасы һәм автомобильләр өчен...
    642
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:24
    Язгы чакыру башланды
    1 апрельдән Россия армиясенә язгы чакыру башланды. Бу юлы Түбән Камадан хәрби хезмәткә 250ләп егет озатылырга тиеш. Аларның утызлабын Тольяттига - баш разведка идарәсенең спецназ частена җибәрергә әзерлиләр (мәгълүм булганча, шәһәребез ул частька шефлык итә). Йөзләп егет ракета гаскәрләренә сайлап алынып, Саратов өлкәсенә озатылачак. Ә инде анда эләгә алмаганнары илдәге...
    609
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:21
    Тукай абыйга
    Тукай абый, синең белән Бик сөйләшәсем килә. Бар мәшәкатьләрне онытып, Бер серләшәсем килә. Туган телең, халкың өчен Чын күңелдән көйгәнсең, «Китмибез», - дип язгансың син, Үз илеңне сөйгәнсең. Тукай абый, без китмибез, Алар безне кумыйлар. Тик түрәләр элеккечә Рәхәтләнеп талыйлар. Күрсәң иде син аларны, Вәгъдәләр яудыралар. Маллар җыйгач, кесә тулгач,...
    694
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:18
    Горурлану
    Күктә аткан якты йолдыз сыман Кыска булды аның гомере. Күпме җырлар әле язылмаган, Язылмаган күпме шигыре. Күпме сагыш һәм моң шигырендә Көлке катыш кайбер сүзендә. Шаулагандыр давыл күңелендә Язган чакта өстәл түрендә. Халкы аны хәзер хөрмәт итә, Горурлана, данлый, соклана. Шигырьләрен укып, җырга салып Елмая, көлә һәм моңлана. Һәрбер буын...
    622
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:14
    Саран бай
    Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди ике кеше. Бервакыт боларның берсе күрәзәчегә барган. Шунда аңа күрәзәче: - Син дөньядагы иң бай кешегә әвереләчәксең. Ерак чүлдә син бик күп алтын-көмеш табарсың һәм шуңа ия булырсың, - дигән. Бу шул хакта теге күршесенә дә сөйләгән. Һәм болар - күрәзәче янында булганы бер...
    805
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:12
    Гүзәл шәһәрем
    Түбән Кама - Татарстанның иң гүзәл шәһәре. Ул артык зур түгел, җыйнак кына. Урамнары пөхтә, яшеллеккә күмелгән. Минем әби-бабайлар шәһәр төзергә бирегә читтән килгәннәр. Әти-әнием исә шушында туып үскән. Мин дә Түбән Камада туганмын һәм яшим. Шәһәребез яшь булса да, истәлекле, матур урыннар бик күп анда. Читтән кунаклар килгәндә, күркәм...
    1181
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:08
    Минем әни – укытучы
    Әнием 32нче гимназиядә укытучы булып эшли. Ул балаларны татар теленә ­өйрәтә. Аның балачак хыялы тормышка ашкан. Педагоглык эшчәнлеген башлавына инде 19 ел. Ул үзенең тормышын мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмый. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтә. Чөнки күңеле матур кеше, ямьсез гамәлләр кыла алмый. Балалар белән...
    1348
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 05:03
    Театрда тамаша карадык
    Без - 29нчы мәктәпнең икенче «Б» классы укучылары - Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында «Керпе малае дуслар эзли» дигән музыкаль әкият карадык. Аны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары сәхнәләштерде. Әкият Фундук исемле тиен, Зирәк исемле куян, Көрән исемле керпе малайлары турында. Аларның башыннан...
    702
    0
    0
  • 6 апрель 2012 - 04:55
    Күңелем Тукай белән сөйләшә
    Без - 10нчы мәктәпнең 8 В классы укучылары И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Чулман энҗеләре» әдәби берләшмәсенә йөрибез. Узган ел Татарстанда Г.Тукай елы дип игълан ителгәч, мәктәбебездә һәм шәһәребездә шагыйрьгә багышланган бик күп чаралар уздырылды. Аларның кайберләрендә без дә катнаштык. Яр Чаллы шәһәрендә «Сәхнә көзгесе» дип аталган республикакүләм...
    1385
    0
    0
Реклама