Туган як

Минем әни – укытучы

Әнием 32нче гимназиядә укытучы булып эшли. Ул балаларны татар теленә ­өйрәтә. Аның балачак хыялы тормышка ашкан. Педагоглык эшчәнлеген башлавына инде 19 ел. Ул үзенең тормышын мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмый. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтә. Чөнки күңеле матур кеше, ямьсез гамәлләр кыла алмый. Балалар белән...

Әнием 32нче гимназиядә укытучы булып эшли. Ул балаларны татар теленә ­өйрәтә. Аның балачак хыялы тормышка ашкан. Педагоглык эшчәнлеген башлавына инде 19 ел. Ул үзенең тормышын мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмый. Әнием укучыларын матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтә. Чөнки күңеле матур кеше, ямьсез гамәлләр кыла алмый.
Балалар белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Ул укыткан укучылар төрле конкурсларда, ел саен үткәрелә торган олимпиадаларда призлы урыннарны яулыйлар.
Әнием эшен генә түгел, гаиләсен дә ярата. Эше тәмамлангач, көн дә бер үк сукмактан ашкынып яраткан гаиләң янына кайту, үзеңне бик күпләр өчен кирәкле итеп санау - бу бәхет түгелме?!
Әле минем сезгә генә әйтер серем дә бар:
Әнием кар булып ява ала,
Тамчы булып тама ала.
Җил кебек дулый ала,
Яңгыр кебек көлә ала.

Үз телебезне балаларга
Чын күңелдән җиткерә ала.
Мультимедиа кулланып,
Дәресләрне үткәрә ала.

Үз классы белән һәрчак
Уртак тел дә таба ала.
Сыйныф белән бәйгеләрдә
Призлы урыннар ала.

Янәшәдәге һәркемгә
Ярдәм кулы суза ала.
Дөньядан артка калмаска,
Интернетка кереп ала.

Машинада ялт иттереп,
Авылга кайтып килә ала.
30 килолы капчыкны
Эх, тә итми, күтәрә ала.

Кирәк булса, шул капчыкны,
Тугызынчы катка менгерә ала.
Гаиләсе өчен ул көненә
Унлап ризык пешерә ала.

Кыстыбый, бәлеш янына
Аш булдырып, пилмән сала.
Шул арада дәресенә,
Планын да язып ала.
Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки әниең укыткан мәктәптә белем алу, гел аның ярдәмен тоеп яшәү - үзе бер бәхет. Мин аның белән бик горурланам. Саф татарча матур итеп сөйләшә белүемдә дә әниемнең хезмәте бик зур.
Укытучы баласы булуның кыен яклары да бар. Әнием шунда эшләгәч, үземне гел яхшы яктан гына күрсәтергә кирәк. Әгәр без классыбыз белән берәр «этлек» эшләргә уйласак, иң беренче булып хәбәр әниемә килеп ирешәсен беләм мин. Шуңа күрә, классташларымны «тәрбияләү» минем өскә кайтып кала. Тагын да тырышыбрак укырга туры килә. Әниемнең йөзе минем өчен кызаруын теләмим. Аның мәшәкатьләре болай да бик күп. Башка балаларның әниләре эштән соң ял итсәләр, минем әниемә анысы да бик эләкми бит. Укытучының күп эше өйгә кайта.
Педагог хезмәтенең дәрәҗәсе беркайчан да төшмәсен иде. Аларга, бигрәк тә үземнең яраткан кадерле әниемә, бары тик уңышлар гына телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: