Туган як

Күңелем Тукай белән сөйләшә

Без - 10нчы мәктәпнең 8 В классы укучылары И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Чулман энҗеләре» әдәби берләшмәсенә йөрибез. Узган ел Татарстанда Г.Тукай елы дип игълан ителгәч, мәктәбебездә һәм шәһәребездә шагыйрьгә багышланган бик күп чаралар уздырылды. Аларның кайберләрендә без дә катнаштык. Яр Чаллы шәһәрендә «Сәхнә көзгесе» дип аталган республикакүләм...

Без - 10нчы мәктәпнең 8 В классы укучылары И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Чулман энҗеләре» әдәби берләшмәсенә йөрибез. Узган ел Татарстанда Г.Тукай елы дип игълан ителгәч, мәктәбебездә һәм шәһәребездә шагыйрьгә багышланган бик күп чаралар уздырылды. Аларның кайберләрендә без дә катнаштык.
Яр Чаллы шәһәрендә «Сәхнә көзгесе» дип аталган республикакүләм милли балалар театры фестивале булды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән бик күп балалар театрлары катнашты. Әдәби берләшмәбез җитәкчеләре Ф.Зиновьева һәм Р.Нуруллина безне дә (берләшмә әгъзала- ры - Илнур Әүхәдиев, Юлдаш Сәгыйтдинов, Илфат Морадымов, Илүзә һәм Зәлия Нәбиуллиналар) фестивальгә алып бардылар. Анда «Милли тойгылар» дигән әдәби күренештә Г.Тукай һәм аның дуслары - язучыларның милләт һәм яшьләр турында шигырьләрен укыдык. Чыгышларыбызны күз дә йоммыйча, шаккатып тыңлап тордылар. Безнең берләшмә бу фестивальдә Гран-при яулады. Бу җиңү өчен без әдәби берләшмәбез җитәкчеләренә һәм татар теле укытучыларына рәхмәтлебез.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре күңелебезгә ана сөте белән салынган, шуңа да аның мирасы безгә якын һәм кадерле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: