Туган як

Горурлану

Күктә аткан якты йолдыз сыман Кыска булды аның гомере. Күпме җырлар әле язылмаган, Язылмаган күпме шигыре. Күпме сагыш һәм моң шигырендә Көлке катыш кайбер сүзендә. Шаулагандыр давыл күңелендә Язган чакта өстәл түрендә. Халкы аны хәзер хөрмәт итә, Горурлана, данлый, соклана. Шигырьләрен укып, җырга салып Елмая, көлә һәм моңлана. Һәрбер буын...

Күктә аткан
якты йолдыз сыман
Кыска булды аның гомере.
Күпме җырлар әле
язылмаган,
Язылмаган күпме шигыре.

Күпме сагыш һәм моң
шигырендә
Көлке катыш кайбер сүзендә.
Шаулагандыр давыл
күңелендә
Язган чакта өстәл түрендә.

Халкы аны хәзер
хөрмәт итә,
Горурлана, данлый, соклана.
Шигырьләрен укып,
җырга салып
Елмая, көлә һәм моңлана.

Һәрбер буын
укып шигырьләрен,
Киләчәккә илтеп тапшыра.
Тукай иҗатыннан рухланып,
Тезләренә чүгә, баш ора.

Күктә янган йолдыз
күптән сүнгән,
Ләкин сүнмәс аның
иҗат учагы.
Буыннардан буыннарга күчеп,
Мәңге яшәр Тукай мирасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: