Туган як

Саран бай

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди ике кеше. Бервакыт боларның берсе күрәзәчегә барган. Шунда аңа күрәзәче: - Син дөньядагы иң бай кешегә әвереләчәксең. Ерак чүлдә син бик күп алтын-көмеш табарсың һәм шуңа ия булырсың, - дигән. Бу шул хакта теге күршесенә дә сөйләгән. Һәм болар - күрәзәче янында булганы бер...

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди ике кеше. Бервакыт боларның берсе күрәзәчегә барган. Шунда аңа күрәзәче:
- Син дөньядагы иң бай кешегә әвереләчәксең. Ерак чүлдә син бик күп алтын-көмеш табарсың һәм шуңа ия булырсың, - дигән.
Бу шул хакта теге күршесенә дә сөйләгән. Һәм болар - күрәзәче янында булганы бер дөя, ә күршесе өч дөя алып (алтынны күбрәк төяп кайту өчен), байлык эзләргә ерак сәфәргә кузгалганнар. Тугыз көн, тугыз төн барган болар. Бара-бара бик арыганнар, талчыкканнар, эсселектән гаҗиз булып, бик хәлсезләнгәннәр. Шулчак, күзләре ни күрсен, алар каршында биек бер тау үсеп чыккан. Тау итәге көмеш тәңкәләр белән тулы икән. Беренче күрше алып килгән капчыгына тәңкәләрне шып-лап тутырган да, дөясен кайтыр юлга борган.
Икенчесе исә:
- Мин көмешкә генә риза түгел. Миңа алтын тавы кирәк, - дип алга таба юл тоткан.
Тагын кырык көн һәм кырык төн юл барган ул. Дөяләре сусызлыктан хәлсезләнеп, башта берсе, аннан соң икенчесе егылып калган. Ул бердәнбер дөясенә атланып, юлын дәвам иткән. Кирелеге һәм комсызлыгы белән, ул хыялында үзен киләчәктә дөньяның иң бай кешесе итеп күргән.
Шулчак, күтәрелеп караса, куркуыннан «дерт» итеп куйган. Ни күзләре белән күрсен, каршысында ямьсез, үзе куркыныч, зур кызыл күзле, авызыннан ут ялкыннары бөркеп торучы албасты тәхеттә утыра икән. Ә тәхетне бөрешеп беткән, бөкере бер карт үз җилкәсендә күтәреп тора, имеш. Яхшылабрак караса, бу күп еллар элек үз шәһәрләреннән байлык эз-ләп чыгып киткән кеше икән.
- Килүең әйбәт булды әле. Үземә генә бу Албастыны күтәреп тору бик авыр иде. Таныш бул, бу - комсызлык Албастысы. Хәзерге минуттан син дә, минем кебек аңа хезмәт итәчәксең. Без хәзер шушы Албастының коллары булачакбыз. Рәхим ит, - дигән.
- Ничек инде, безгә моннан котылу юкмыни? - дип сораган теге.
- Синең һәм минем кебек комсызларның килүен генә көтәргә кала безгә. Алмаш килмичә, моннан котылу юк, - дигән дә, егылып җан биргән бичара карт.
Ә теге комсыз кеше, үзенә алмаш көтә-көтә, әле хәзер дә Албастысын үз җилкәсендә күтәреп тора, аңа хезмәт итә, ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: