Туган як

Гүзәл шәһәрем

Түбән Кама - Татарстанның иң гүзәл шәһәре. Ул артык зур түгел, җыйнак кына. Урамнары пөхтә, яшеллеккә күмелгән. Минем әби-бабайлар шәһәр төзергә бирегә читтән килгәннәр. Әти-әнием исә шушында туып үскән. Мин дә Түбән Камада туганмын һәм яшим. Шәһәребез яшь булса да, истәлекле, матур урыннар бик күп анда. Читтән кунаклар килгәндә, күркәм...

Түбән Кама - Татарстанның иң гүзәл шәһәре. Ул артык зур түгел, җыйнак кына. Урамнары пөхтә, яшеллеккә күмелгән.
Минем әби-бабайлар шәһәр төзергә бирегә читтән килгәннәр. Әти-әнием исә шушында туып үскән. Мин дә Түбән Камада туганмын һәм яшим.
Шәһәребез яшь булса да, истәлекле, матур урыннар бик күп анда. Читтән кунаклар килгәндә, күркәм мәчетебез, Г.Тукай һәйкәле, Җиңү монументы, чәчәкләргә күмелгән Лемаев мәйданы, фонтаннары һ.б. белән мактана алабыз. Шәһәр музеенда тарихыбыз белән танышырга була.
Түбән Камада бик күп уку йортлары, сәүдә үзәкләре, зур базар, Габдулла Тукай, Кол Гали исемендәге китапханәләр бар. Шәһәрдәшләребезнең сәламәтлеген саклау өчен бик яхшы дәваханәләр, профилакторийлар, спорт сөючеләр өчен спорт сарайлары эшли. Иң матур урын - Кама елгасы буе. Андагы елга портына катерлар, теплоходлар килеп туктый. Җәйге көннәрдә без Кама буендагы комда кызынабыз, су коенабыз, ял итәбез.
Порттан читтәрәк Изге чишмә челтерәп ага. Аның суы бик салкын һәм тәмле, хәтта шифалы да, диләр. Яшь парлар бу изге урында үзләренә бәхет юрыйлар. Мин дә, Түбән Камабызда матур һәм бәхетле яшәвебезне телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: