Туган як

Театрда тамаша карадык

Без - 29нчы мәктәпнең икенче «Б» классы укучылары - Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында «Керпе малае дуслар эзли» дигән музыкаль әкият карадык. Аны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары сәхнәләштерде. Әкият Фундук исемле тиен, Зирәк исемле куян, Көрән исемле керпе малайлары турында. Аларның башыннан...

Без - 29нчы мәктәпнең икенче «Б» классы укучылары - Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында «Керпе малае дуслар эзли» дигән музыкаль әкият карадык. Аны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары сәхнәләштерде.
Әкият Фундук исемле тиен, Зирәк исемле куян, Көрән исемле керпе малайлары турында. Аларның башыннан узган гыйбрәтле хәлләр аша без үзара дус, тату яшәргә кирәклегенә төшендек.
Әйе, тормышта чын дуслар бик кирәк. Алар сине аңласын, авыр вакытта үз-үзен жәлләмичә ярдәмгә килсен һәм син дә шундый булырга тиешсең. Һәрберебезнең дә тормышында дуслары бик күп булсын.
Артистларның матур сөйләмнәре, көлүләре, киемнәре дә бик ошады безгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: