Туган як

Чечняда күргәннәр

- Чечен республикасының Гудермес шәһәрендәге тормышны күргәч, шаккатым: 60 мең кешелек шәһәрдә дүрт мәчет бар, халыкның 70-75 процентлабы намаз укый, эчүчеләр генә түгел, тәмәке тартучылар да юк, - дип сөйли ярты елын Төньяк Кавказда уздырган полиция сержанты Марат Хәйруллин. - Командировкага барыр өчен, эчке эшләр идарәсендә, ким дигәндә, өч ел...

- Чечен республикасының Гудермес шәһәрендәге тормышны күргәч, шаккатым: 60 мең кешелек шәһәрдә дүрт мәчет бар, халыкның 70-75 процентлабы намаз укый, эчүчеләр генә түгел, тәмәке тартучылар да юк, - дип сөйли ярты елын Төньяк Кавказда уздырган полиция сержанты Марат Хәйруллин.

- Командировкага барыр өчен, эчке эшләр идарәсендә, ким дигәндә, өч ел стажың кирәк. Мин исә өч елдан артык патруль-пост хезмәтендә машина йөртүче булып эшләдем. Гудермеска командировкага узган елның февраль аенда ук китәргә теләгән идем. Әмма җиде айлык кызым булгач, хатыныма ярдәм кирәк булыр, дип калдым.
Шулай итеп, узган елның август аенда автобуска утырып, командировкага китеп бардык. Гудермеска кадәр - ике тәүлек юл. Барып җиткәч, хәрби частьне хәтерләткән бер бинада урнаштык һәм алты ай буе шунда яшәдек. Максатыбыз - андагы полицейскийларга җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итү. Без, Татарстаннаң башка районнарыннан килгән тәртип сакчылары белән берлектә, 8 җинаятьне ачтык, шул исәптән зур күләмдә наркотиклар белән сәүдә итү, машина урлау, караклык һ.б.
Андагы һава торышына тиз ияләштек. Дымлылык булмаганлыктан, 37-40 градус эсселек сизелмәде дә дияргә була. Яңа елны гомеремдә беренче мәртәбә кыска чалбар киеп каршы алдым. Урамда 10-12 градус җылылык иде. Кар гыйнвар уртасында гына ятты. Аннан соң, берничә көн 25 градус салкын торды. Шуңа күрәдер инде, андый һава торышыннан соң үзебезнең 30 градуслы салкыннарга ияләшү авыр булмады.
Андагы халыкның гореф-гадәтләре турында да бераз сөйләп китим. Биредә җәмәгать урыннарында ир-атларга хатын-кыз белән сөйләшергә ярамый. Кочаклашып, хәтта кулга-кул тотынышып йөрү дә тыела. Узып барышлый, бер гаиләме алар, әллә бер-берсенә бөтенләй чит-ят кешеләрме, дип уйлап каласың.

Бездә, кая карама, тәмәке тартучы, сыра чемерүче ир-ат кына түгел, хәтта хатын-кыз җенесендәге затлар адым саен очрый диярлек. Гудерместа ярты ел яшәп, тәмәке тарткан бер генә ир-атны да күргәнем булмады. Эчү дигән нәрсә дә анда бөтенләй юк. Ә инде хатын-кызларның мондый зарарлы гадәтләргә иярүен күз алдына да китереп булмый.
Чеченнарның милли бәйрәмнәре дә үзенчәлекле. Әйтик, аларда Чечен хатын-кызы көне дигән бәйрәм бар. Бу көнне хатын-кызлар җыелып, милли уеннар, җыр-биюләр башкаралар.
Туйлар да биредә шактый үзенчәлекле уза. Әйтик, егетнең әти-әнисе бер дә таныш булмаган кызны сорап киләләр, яки егетнең дуслары кызны урлыйлар. Бер генә чечен туе да биюләрсез, сугышуларсыз һәм күккә төбәп атуларсыз үтми. Әгәр дә ике егет бер үк кызны биюгә чакырсалар, бер-берсенә юл бирергә теләмичә, сугышып та китәргә мөмкиннәр.
Бездә урам җыештыручы иң түбән дәрәҗәле һөнәрләр рәтенә керә. Гудерместа исә, әгәр урам себерүче җыештырырга чыга икән, юлда 2 километрлап бөке җыелса да, берәү дә җыештыручыга ямьсез сүз кычкырмый, барысы да аның эше тәмамлануын сабыр гына көтәләр.
Чечен халкы сабыр булу белән беррәттән, әле бик кунакчыл да. Базарга чыксак, әбиләр итле пирожкилары белән сыйлыйлар, ә узып баручылар безне кунакка дәшеп, зур тәлинкәдә хәләл ит чыгаралар иде.
Җәй-көз күкерт чыганакларына су коенырга йөрдек. Җирле халык әлеге суны кайнатып эчә һәм аның белән юына, шуңа күрәдер дә, алар, ким дигәндә, 90-95 яшькә кадәр яши.
Туган яктан, гаиләмнән ярты елга аерылып торсам да, Чечняга барып кайтуыма бер дә үкенмим. Аннан алып кайткан тәэсирләр һич онытылырлык түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: