Туган як

Бирешмичә чиргә, төшенкелеккә

Хатын-кызлар консультациясендәге 2нче кабинет янын күпләр урап үтәргә тырышса да, онколог-гинекологка чиратның бетеп торганы юк. Түбән Камадагы бердәнбер онколог-гинеколог Гөлназ Камил кызы Соруретдинова үзе дә көненә ике дистәгә якын пациент кабул итүе турында әйтте. Онкологиягә юллама бирүгә үк, кайбер хатын-кыз калтырап төшә, аңа дөнья җимерелеп, тормыш беткәндәй тоела. Моннан бик...

Хатын-кызлар консультациясендәге 2нче кабинет янын күпләр урап үтәргә тырышса да, онколог-гинекологка чиратның бетеп торганы юк. Түбән Камадагы бердәнбер онколог-гинеколог Гөлназ Камил кызы Соруретдинова үзе дә көненә ике дистәгә якын пациент кабул итүе турында әйтте.

Онкологиягә юллама бирүгә үк, кайбер хатын-кыз калтырап төшә, аңа дөнья җимерелеп, тормыш беткәндәй тоела. Моннан бик күп еллар элек, редакциягә килгән газета укучыбыз үзенә хатын-кыз табибының «...үз-гәрешләр соңгы стадия», дип әйткәнлеге һәм шуннан соңгы кичерешләре турында сөйләгән иде. «Табиб яныннан чыккач, эссе июль уртасында күгендә кап-кара кояш янган, тавышсыз машиналар, өнсез кешеләр тыз-быз килүче үле тынлыкта шәһәрнең икенче башына кадәр җәяү кайттым. Юк, шәһәр шау-шуы тынмаган, тик мин генә үлгән идем. Тәнем исән, аяк атлый, әмма җаным бернәрсә дә ишетми, тоймый. Аңыма ник бер аваз килеп бәрелсен?! Аяусыз чынбарлык белән ялгызың калудан да авыррагы юк икән...»

Ни кызганыч, ул елларны шәһәрдә махсус онколог-гинеколог вазифасы булмаган. Әлеге ханымга да анализлар тапшыру өчен Казанга барырга туры килгән. Онколог-гинеколог белгечлеген 2000 елда Казандагы онкодиспансерда махсус курслар узып, яшь табиб Гөлназ үзләштерә. Казан медицина институтын тәмамлап, үзебезнең «медсанчасть»та интернатура үткән Гөлназ шәһәрдәге медицина училищесында акушерлык һәм гинекология буенча укытырга, бала табу йортында эшләргә һәм бердәнбер кызы Диләрәне дә кочагына алырга җитешкән була инде. 2001 елның гыйнварында онколог-гинеколог булып эшли башлаганда аңа нибары 27 яшь була. Яман шеш авыруы түгелме икән дигән шик астына алынган пациентлар белән эшләү өчен ныклык кына түгел, вакыт-вакыт таләпчәнлек тә кирәклегенә ул тиз төшенә. Гөлназ эшли башлаганда шәһәрдә һәм районда бу төр диагноз белән исәптә торучылар өч йөз чамасы булса, хәзерге вакытта ул җиде йөзгә якынлаша. Менә ни өчен Бөтендөнья сәламәтлек көнендә шушы төр хатын-кыз авырулары һәм бу диагноз белән ничек яшәү хакында сүз алып барырга булдык.
Язма башында телгә алган мисалга килгәндә, Гөлназ Камилевна бу төр диагнозның хатын-кыз өчен соңгы карар булып яңгырамаска, ә яңача яши башлауга этәргечтәй кабул ителергә тиешлеге хакында әйтте. Сүзләренә дәлил итеп, онколог-гинеколог үз бүлмәсендәге карточкалар арасыннан берничәсен тартып чыгарды: «Миндә яман чир дип, елап утырырга ярамый. Үзеңне кулга алырга кирәк. Шулай эшләгәннәр арасыннан, 1965 елдан исәптә торучы хатынны китерергә була. Алтмыш тугызынчы, җитмеш тугызынчы, сиксән бишенче еллардан бирле бездә исәптә торучылар да байтак».
Без хатын-кызлар табибка, бигрәк тә, гинекологка еллар дәвамында күренергә яратмыйбыз. Кая анда хатын-кыз табибына гына, хәтта флюорография узуны да кирәксенмибез әле. Бер җирең дә авыртмаганда, дәваханә бусагасын таптарга вакыт жәл. Аннары табиблар чирлеләрдән дә гарыктыр, ә син, бер төшең дә борчымаган килеш, «болай гына килдем, тикшерелергә», дип, ничек барасың ди инде?! Әмма онколог-гинеколог башкача фикер йөртә: «Хатын-кыз кырык яшькә кадәр елга - бер, ә кырыктан соң елына ике мәртәбә гинекологка күренергә тиеш. Үзен яратучы, үз сәламәтлеге турында уйлаучы һәрбер хатын-кыз моны белә. Онытмасыннар, онкология бары тик дүртенче стадиягә җиткәч кенә үзен сиздерә».
Әгәр дә гаиләдә авыр хәл килеп туса, үз эчеңә бикләнеп бәргәләнгәнче, психолог янына барырга киңәш итә онколог. Сүз уңаеннан, хатын-кызлар консультациясенең үзендә дә психолог Гөлсирин Сәлахова эшли. Биредә уролог юлламасы белән килә торган кызчыклар өчен 16нчы кабинетта махсус балалар гинекологы да бар.
Шулай ук, хәлеңнән килгәнчә, гадәти физик күнегүләр белән шөгыльләнү дә мөһим дип саный үзе кышын - чаңгыда шуарга, җәен йөзәргә яратучы табиб.
Ашау мәсьәләсенә дә игътибарлы булу зарур. Артыгын ашау - симерүгә, анысы - шикәр чиренә, ә ул чир гипертониягә җирлек булып тора. Боларның соңы эндометрия рагына китерергә мөмкин. Димәк, күз туймаганга гына табындагы кыздырылган майлы иткә үрелергәме-юкмы - әйдәгез, иртәгә яки берсекөнгә түгел, ә хәзер үк хәл итәбез.
Матур нечкә бармаклары арасына «дамский» сигарет кыстырып, иренен матур бөрештереп һавага төтен алкалары очыручы хатын-кыз моны ирләрне җәлеп итү, «сексуальный» булып күренү өчен эшлидер, әлбәттә. Әмма аналык муентыгы рагы белән авыручыларның 30 процентын әнә шул тәмәкече хатыннар тәшкил итә. Алар сафын тулыландырабызмы-юкмы - анысын да ирләр түгел, үзебез уйларга тиештер. Телевидениедән туктаусыз бара торган сериалларда кызлар да, егетләр дә әле бер, әле икенче кеше кочагында ауный. Аларга иярү, ягъни җенси партнерларны еш алыштыру да аналык муентыгы рагына китерә. Онкологиядә анысы беренче урынны алып тора.
Онколог авызыннан чыккан, «беркемгә дә рәнҗемәскә, үз-үзеңне яратырга өйрәнергә һәм тормышыңның һәр этабына максат куеп, шуны үтәргә тырышырга кирәк», дигән сүзләрне психологлардан да, педагоглардан да, дин әһелләреннән дә ишетәбез. Димәк, монысы да яшәеш хакыйкате.
Заманында, әнисе Сәкинә ханымның тормышка ашмаган хыялын чынбарлык итү өчен медик һөнәрен сайлаган Гөлназ Камилевнаның, «өр-яңадан яшәргә туры килсә дә, онколог булып эшләр идем», дигән сүзләре сезгә сәер тоеламы? Мин сәерсенмәдем. Бәлки бу озак еллар дәвамында шушы табиб белән аралашканга, аның кырыс та, түзем дә чакларын күргәнгә, соңгы чиккә җиткән пациентлары күңелендә дә ныклык һәм үз көчләренә ышаныч уята алу көченә ия икәнен белгәнгә шулайдыр.
Саубулашканда, Гөлназ Камилевна психолог Анатолий Некрасов һәм психотерапевт Валерий Синельников китапларын укырга киңәш итте. Сезнең укыганыгыз бармы?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: