Туган як

Тукай абыйга

Тукай абый, синең белән Бик сөйләшәсем килә. Бар мәшәкатьләрне онытып, Бер серләшәсем килә. Туган телең, халкың өчен Чын күңелдән көйгәнсең, «Китмибез», - дип язгансың син, Үз илеңне сөйгәнсең. Тукай абый, без китмибез, Алар безне кумыйлар. Тик түрәләр элеккечә Рәхәтләнеп талыйлар. Күрсәң иде син аларны, Вәгъдәләр яудыралар. Маллар җыйгач, кесә тулгач,...

Тукай абый, синең белән
Бик сөйләшәсем килә.
Бар мәшәкатьләрне
онытып,
Бер серләшәсем килә.

Туган телең, халкың өчен
Чын күңелдән көйгәнсең,
«Китмибез», -
дип язгансың син,
Үз илеңне сөйгәнсең.

Тукай абый, без китмибез,
Алар безне кумыйлар.
Тик түрәләр элеккечә
Рәхәтләнеп талыйлар.

Күрсәң иде син аларны,
Вәгъдәләр яудыралар.
Маллар җыйгач, кесә тулгач,
Чит илгә «сыптыралар».

Зур трибуналарга менеп,
Матур сүзләр сөйлиләр.
Тик нигәдер бу адәмнәр
Үз телләрен белмиләр.

«Шүрәле»не, «Су анасы»н
Укымагандыр болар.
Чит әйбергә кагылмаска
Белерләр иде алар.

Менә шулай, Тукай абый,
Үзгәрде заманалар.
Түрәләр генә шул калды,
Күбәйде генә алар.

Гади халык ничек булса,
Һаман да шулай эшли,
Ипи белән чәйгә җитсә,
Шуңа шатланып яши.

Тукай абый, күпкә китте,
Бигрәк зарланам бугай.
Синең кебек шәхесләрне
Кайчак сагынам шулай.

Яңаклар идең шуларны
Оста каләмең белән,
Кирәкләрен бирер идең,
Утлы тәнкыйтең белән.

Синең белән сөйләштем дә,
Ярсуларым басылды,
Рәхмәт, Тукай абый, сиңа,
Кирәк сүзләр табылды.

Үзебез сайлап куябыз,
Аннан елап йөрибез,
Эш күрсәтмәгән түрәне
Рәхәтләнеп сүгәбез.

Сайлаулар үткән вакытта
Игътибарлырак булыйк!
Тукай абыем әйткәнчә
Шүрәледәй без калмыйк...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: