15 ноябрь 2019 яңалыклары
-
«Язылучыга – смартфон» акциясе
Кадерле газета укучыларыбыз! «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте матбугатка иң актив язылучылар арасында призлар уйнату акциясен (узган елларда ул «Язылучыга – телевизор» акциясе дип атала иде) кабат башлый! 2020 елның беренче яртысы өчен «ТАТМЕДИА» басмаларына язылучылар, өчтән дә ким булмаган квитанцияләр күчермәсен җибәреп, һәркайсы әлеге акциядә катнаша ала. Кыйммәтле бүләкләр арасында иң соңгы модельле биш смартфон һәм башка призлар бар.
-
Хөрмәт хисе белән искә алдылар
14 ноябрьдә якташыбыз, бөек шәхес, Түбән Каманың Мактаулы гражданины Николай Васильевич Лемаевка 90 яшь тулган булыр иде. Аның исеме шәһәребез тарихына гына түгел, илкүләм нефть химиясе сәнәгате тарихына да уелып язылган. Бу уңайдан, 13 һәм 14 ноябрьдә төрле тантаналы чаралар узды.
-
Вакытында ярдәм кулы сузу кирәк
Түбән Камада балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча киңәшмә узды. Анда шәһәр мэры Айдар Метшин, балигъ булмаганнар белән эшләүче оешма хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның көч структуралары җитәкчеләре, җирле үзидарә рәисләре катнашты.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
28 октябрьдә Комсомол туган көне чарасына барган Альберт Саттаров Казаннан ВЛКСМның 100 еллык датасына чыгарылган комсомол значоклары алып кайткан.
-
Вакыты билгеләнгән
Бу юлы сүзебез сыйфатсыз товар турында булмас. Күп кенә сатучылар мондый очракта хәзер каршы сүз әйтмиләр, гарантия буенча төзәтүгә дә кабул итәләр. Әмма, берничә көн, атна, ай үтә, ә җавап юк... ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлеге белгечләренә шундый ике зыян күрүче мөрәҗәгать иткән.
-
Янгын сагы хәбәр итә
Авылда да, районда да...
-
Аварияләр арта
Төзүчеләр урамындагы 30нчы йорт янындагы юлда 14 яшьлек үсмер зыян күргән.
-
Ярдәм күрсәтергә теләгән, янәсе...
Түбән Камада 25 яшьлек егетне үтергәннәр. Марсель Гыйлаҗев бер ел элек Башкортстаннан килеп «ТАНЕКО» АҖндә монтажчы булып эшләгән.5 ноябрьдә ул эштән ике сәгатькә иртәрәк сорап киткән һәм башка аны беркем дә күрмәгән.
-
Гаеплесе табылган
Тунгуча елгасын пычратучы ачыкланган.
-
ХӘБӘРЛӘР
Кыскача яңалыклар
-
«Тәмәке тарту – ямьсез күренеш»
Тарихи чыганакларга караганда, тәмәке Россиягә Явыз Иван патшалык иткән чорда Европадан кергән. Әйе, Христофор Колумбның Яңа дөньяны ачуы Европаны тәмәке яфраклары белән таныштыра. 1492нче елның көзендә Сан-Сальвадор ярларына килеп чыккан европалылар кипкән тәмәке яфраклары һәм шуларны тартучы җирле халыкны күрәләр һәм тиздән үзләре дә хуш исле тәмәке төтенен суырырга сабыша...
-
Мәсьәләне хәл итәргә җыеналар
Шәһәребездә транспорт реформасы буенча чираттагы киңәшмә узды. Сүз уңаеннан, маршрут челтәрен җайга салу эшенә тендерны Санкт-Петербургның Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү институты откан. Белгечләр инде планнар да билгеләгән.
-
Нигә без шулай ышанучан?
Мин, 22 яшьлек кыз. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, бер оешмага эшкә урнаштым.
-
Үзләрен күрсәттеләр
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шәһәребездә «Гасырларны бәйләүче җеп» фольклор иҗаты фестивале-конкурсының сайлап алу өлеше узган.
-
Күргәзмәдә дә, концертта да
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Түбән Камада Халыклар дуслыгы фестивале узган. Анда «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте вәкилләре дә катнашкан.