«Тәмәке тарту – ямьсез күренеш»
Тарихи чыганакларга караганда, тәмәке Россиягә Явыз Иван патшалык иткән чорда Европадан кергән. Әйе, Христофор Колумбның Яңа дөньяны ачуы Европаны тәмәке яфраклары белән таныштыра. 1492нче елның көзендә Сан-Сальвадор ярларына килеп чыккан европалылар кипкән тәмәке яфраклары һәм шуларны тартучы җирле халыкны күрәләр һәм тиздән үзләре дә хуш исле тәмәке төтенен суырырга сабыша...
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) китергән саннар буенча, тәмәке тарту дөньядагы олы кешенең һәрбер унынчысын үлемгә китерә, 25тән артык төрле авыруларны катлауландыра (йөрәк-кан тамырлары, үпкә, шеш-онкология һ.б.). Россиядә тәмәкегә бәйле үлем белән ел саен 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу күрсәткеч юл транспорты фаҗигаләреннән, наркотиклар кулланудан яки СПИДтан үлүчеләрдән күбрәк. Статистика буенча, Рәсәйдә яшәүчеләрнең 40 проценты тарта икән.
Мин үзем дә бу процент буенча санга кергән булыр идем, ләкин балачактагы бер вакыйга моңа комачаулады. Беренче сыйныфта укыган чак, дустым Камил белән кибет, каравыл өе тирәсеннән, икебезгә ике фуражка тутырып, тәмәке төпчекләре җыйдык та, мунчага кереп, ярыш оештырып җибәрдек. Кем күбрәк тарта, шул җиңүче! Әй тартабыз, малай, ашыга-ашыга. Бер, егермешәр тирәсе, төпчек суырганбыздыр, икебезнең дә баш әйләнә, костыра башлады, аннары бер-беребезне узышып бәдрәфкә йөгерештек. Шул вакыйгадан соң, тәмәкегә аллергия, Камил дә, мин дә авызга тәмәке капмадык...
Тәмәкене тартуын тартмадым, ә менә гомерем буе тәмәке төтене исним. Ничек дисезме? Укыганда, эшләгәндә, тәмәке тартучылар гел янәшә булды. Йортта туалетка керсәң, вентиляция тишекләреннән тәмәке төтене исе аңкый, балконга чыксаң тәмәке төтене исе, подъезда да шул ук ис, урамда алдан тәмәке тартып баручыны ничек узып китәргә белмисең, тукталышка барып бассаң да, күкрәк киереп, бик тә горур төс белән, авызларыннан боҗра-боҗра төтен чыгаралар. Аларның тәмәке тартмаучыларда кайгылары юк. Менә шуларга, мәйтәм, бер утырганда ун-унбиш кап тәмәкене көчләп тарттырырга иде, шул көнне үк тартуны ташлар иде алар! Әйе, тәмәкене ташлау кыен диләр, чөнки никотин ул шул ук наркотик, син аңа бәйле, ләкин тәмәке тартучыга хәзерге заман медицинасы ярдәмгә килә ала, теләгең генә булсын!
Тиешсез урында тарткан кешеләргә, закон нигезендә 500 сумнан 1500 сумга, ә балалар мәйданчыгында тарткан кешеләргә 2000нән алып, 3000 сумга кадәр штраф каралган.
Тәмәке тартучы күршеңне дә суд аша җавапка тарттыра аласың. Моның өчен зарар турында дәлилләреңне бирергә кирәк. Мәсәлән, шаһитлар күрсәтмәсе, тәмәке тартучы белән ике арада булган язышу, видео рәсем һ.б. Тик күршеләр белән тарткалашу бик авыр. Минем күршем дә, яшереп кенә, этаж мәйданчыгында тәмәке тарткалый. Исе тирә-якка тарала, ләкин мин аның күзенә карап, син ник тартасың дип әйткәнем юк. «Кайсы хайваны тарта инде монда», – дип әйткәлим, файдасы юк, төтен исе һаман чыга. Үзе, болай, яхшы кеше ул, ике арадагы мөнәсәбәтләрне бозасы килми. Күрше белән дошманлашып яшәүдән дә начары юк, бик тә катлаулы хәл ул! Ызгыш гомер буена сузылырга мөмкин. Ияләшкән җиреңнән башка йортка күченеп китүең дә бик мөмкин.
Тәмәке тарту ямьсез күренеш инде ул. Тартучы үзе агуланып кына калмый, бүтәннәрне дә агулый. Күп илләрдә елга бер мәртәбә генә булса да ‹‹Тәмәкедән баш тарту›› көне игълан ителә. Әйдәгез әле, тәмәке тартучылар, елга бер көн булса да, шул агуны ташлап карыйк!
Инсаф КАШАПОВ.
Фото pixabay.com сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев