Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

28 октябрьдә Комсомол туган көне чарасына барган Альберт Саттаров Казаннан ВЛКСМның 100 еллык датасына чыгарылган комсомол значоклары алып кайткан.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы аның берсен узган якшәмбедә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе утырышына алып килде һәм Гөлчирә Ибәтуллинага махсус атап тапшырды. Бу очраклы түгел, «Яшьнәп үтте яшьлек» шигыре авторы үзе дә комсомол ветераннарыннан санала. Кама Тамагы районының Теләнче авылына эшкә килгәч, комсомол секретаре вазыйфасын да үти. 1968 елда ВЛКСМның өлкә пленумында делегат булып катнаша. Укытучы кыз тантанадан оешманың 50 еллыгына аталган значок тагып кайткан. Хәзер менә шул чордан сакланучы ядкарь янына тагын бер юбилей билгесе өстәлде.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле: бүләккә быел опера җырчысы Г.Гатина, артист Ф.Җиһанша һәм язучы З.Хөснияр лаеклы. Бүләкләү тантанасы күренекле шәхеснең тууына 85 ел тулуны билгеләп үтү чарасында узды. Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә актерлар гаиләсендә дөньяга килә. 36 ел татар драма театрының баш режиссеры булу чорында йөздән артык спектакль сәхнәләштергән. Тукай һәм Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләренә ия. Менә 2002 елдан бирле Камал театрында режиссерны яңа премьера белән искә алалар. Быелгы премьера – «Санаулы кичләр» спектакле. Шунысы үзенчәлекле, СССРның халык артисты 2001 елда «Алтын битлек» алу шатлыгын иң әүвәл түбәнкамалылар белән уртаклашты. Әһәмиятле вакыйга уңаеннан ул «Җидегән чишмә» кичәсенә кунак итеп чакырылган инде.

23 ноябрьдә Закир Рәмиевның тууына 160 ел тула. Татар әдәбиятына Дәрдмәнд тәхәллүсе белән кереп калган классик шагыйрь алтын приискалары хуҗасы, күренекле химаяче, «Вакыт» һәм «Шура» басмаларын нәшер итүче, I Дәүләт Думасы депутаты буларак та танулы. 2010 елда рус телендә чыккан «Дэрдменд. История в лицах» китабында автор Лирон Хамидуллин аның тормышындагы серле якларга туктала, мәсәлән, Уралдагы иң эре типография хуҗасы булуына карамастан, шагыйрь үзе исән чакта бер генә китабын да бастырмаган. Дәрдмәнд турында язмалар Кол Гали исемендәге милли китапханәдә 26 ноябрьдә «Тапканы – алтын, җан атканы –халкы» дигән танып белү сәгатендә тәкъдим ителәчәк.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X