Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Нигә без шулай ышанучан?

Мин, 22 яшьлек кыз. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, бер оешмага эшкә урнаштым.

Матур итеп киенә белүче, зәвыклы туташка ир-ат хезмәткәрләрнең күзе төшмиме соң? Миңа да эшли башлаган беренче көннәремдә үк тәкъдимнәрнең төрлесе булды. Күрәчәгем булгандыр инде, күзем өйләнгән ир-атка төште. Тасма телле, атлаган саен бүләкләр бирүче бу ир заты мине, әти-әнидән кырыс тәрбия алган, моңа кадәр егетләр белән йоклап йөрмәгән кызны, үзенә карата алды. Аның белән очраша башлагач та, хатыны белән начар яшәвен, аерылырга җыенуын әйтеп, миндә өметләр уятты. Тик шулай биш ел очрашып та, һаман аерылышуны сузып килгәч, күңелемә шик керде. Үзем квартирына барып, барысын да күреп кайтасым килде. Юк, хатынына инде биш ел очрашуыбызны әйтеп түгел, бары тик яшәү рәвешен күрер өчен. Чынлап та, ир сөйләгәнчә начармы икән хатыны?..
Теге, өй борынча йөреп, җыен чүп-чар сатучылар бар бит, мин дә шулар кебек, «кырыктартмачы» роленә кердем. Шик тудырмас өчен, бу күп квартирлы йортның һәр подъездына кереп, арзанлы кибеттән сатып алган әйберләремне шактый кыйммәткә тәкъдим итеп йөрдем.
Ә тегеләрнең фатирына барып кергәндә, «хатыным белән начар яшим» дип, мине биш ел буе алдап йөргән ир заты, хатыны белән кара-каршы чәй эчеп утыра иде. Мине күргәч, танымамышка салышты. Мин дә аны-моны сиздермәдем.
Бу эскпериментның файдасы булмый калмады, әйберләремне сатып шактый акча эшләдем.
Билгеле, икенче көнне нәрсәдер аңлатырга тырышкан иде дә, тик мин аны тыңлап та тормадым. Кеше күз яшьләренә корылган гаилә кирәкми. Гомер буе сөяркә булу да минем өчен түгел. Араны өздем, тик эш урынын алыштырмадым. Нигә мин куркырга тиеш әле? Ошамаса – үзе китсен.
Кызлар, өйләнгән ирләргә һәм аларның озакламый аерылам дигән сүзләренә ышанмагыз. Алар беркайчан да сезнең өчен гаиләсен ташламаячак. Сезгә насыйп яр сезгә булачак, кеше өлешенә кермәгез. Мин дә үземә насыйбымны таптым. Бүгенге көндә кызым белән декрет ялында утырам.
Лилия Г.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X