Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Үзләрен күрсәттеләр

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шәһәребездә «Гасырларны бәйләүче җеп» фольклор иҗаты фестивале-конкурсының сайлап алу өлеше узган.

Чарада төрле милли халык иҗаты һәм фольклор коллективлар һәм аерым артистлар чыгыш ясаган. «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте данын ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә» ансамбле, шулай ук Кызыл Чишмә бистәсенең «Әкият» балалар бакчасы сабыйлары белән берлектә «Баш Чишмә», «Асыл нәсел» балалар ансамбле яклаган. Жюри әгъзалары арасында халык иҗаты һәм музыка сәнгате буенча иң яхшы белгечләр булган. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Альбина Гыйлаҗетдинова – беренче дәрәҗә, «Баш Чишмә» коллективы – икенче дәрәҗә, «Сүрәкә» һәм «Асыл нәсел» коллективлары өченче дәрәҗә дипломнарына лаек булганнар. Котлыйбыз!

Алмаз Фәттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X