Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Мөһим чара
Районда «Сәламәт бистә» профилактик акциясе башланды.

Беренчеләрдән булып бушлай медицина тикшерүен Төзүчеләр бистәсе халкы үтте. 60тан артык кешене төрле белгечләр, шул исәптән, онкологлар кабул итте. Бер кешедә инфаркт билгеләрен ачыклап, тиз арада хастаханәгә озатканнар. Үзәк хастаханә табиб-кардиологы Зөлфирә Бигашева әйтүенчә, мондый чара бик мөһим. Ерак авылларда яшәүчеләрнең шәһәргә килеп сәламәтлекләрен тикшертү өчен вакытлары да, мөмкинлекләре дә юк.

Иң яхшыларын
сайлыйлар «WorldSkills» системасы буенча эшче яшьләр арасында иң яхшыларын сайлыйлар.

Һөнәри осталык буенча ярышлар Түбән Кама политехник көллиятендә уза. Биредә 16 яше тулмаган егетләр дә, инде эшләүче яшь белгечләр дә «Сантехника һәм җылылык» компетенциясендә тугыз көн көч сынашалар. Бәяне «WorldSkills» төбәк чемпионатының (шул исәптән Мәскәүдән килгән) белгечләре бирәчәк.

Депутат буласың киләме?
Түбән Камада «Булачак депутат мәктәбе» эшлиячәк.

Шәкертләргә осталык дәресләре күрсәтеләчәк, алар бюджет туплау принциплары, җитәкчелек итү алымнары, эш үзенчәлекләре белән танышачак. Гаризаны Түбән Кама муниципаль сайтында ноябрь ахырына кадәр тутырырга кирәк. Мәктәп үз эшен декабрьдә башлап җибәрергә тиеш. Сүз уңаеннан, шәһәр һәм район советына сайлаулар 2020 елда узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X