Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Аварияләр арта

Төзүчеләр урамындагы 30нчы йорт янындагы юлда 14 яшьлек үсмер зыян күргән.

«Рено» автомобиле «ВАЗ-21124» машинасын тартып барган вакытта «ВАЗ» йөртүчесе җәяүлене күреп, тормозга баскан. Малай ике машина арасындагы тросны күрмәгән һәм юл аша йөгереп чыкканда, абынып егылган. Эче авыртып, хастаханәгә баргач, стационарга яткырганнар.
Гомумән, шәһәребез һәм районыбыз юлларында аварияләр саны арткан. Зыян күрүчеләр арасында үлем очраклары булуы бик кызганыч. Шундый фаҗигаләрнең берсе Кайманов урамында теркәлгән. Исерек килеш такси руле артына утырган 26 яшьлек йөртүче, идарәне югалтып, зур тизлек белән агачка барып бәрелгән. «Калина» автомобилендә аның янәшәсендә утырган пассажирлары – туганнары булган. Йөртүче һәм 38 яшьлек хатын авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, бер 32 яшьлек ир авария урынында җан биргән.
Тагын бер үлем очрагы шәһәрдән читтәрәк Афанас авылы янында Чистай урамында булган. Кичен зур тизлек белән барган «Шкода» автомобиле юл аша тиешсез урында үткән җәяүлене бәрдергән. 43 яшьлек зыян күрүче авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, әмма табиблар күпме тырышсалар да, гомерен саклап кала алмаганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X