Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ярдәм күрсәтергә теләгән, янәсе...

Түбән Камада 25 яшьлек егетне үтергәннәр. Марсель Гыйлаҗев бер ел элек Башкортстаннан килеп «ТАНЕКО» АҖндә монтажчы булып эшләгән.5 ноябрьдә ул эштән ике сәгатькә иртәрәк сорап киткән һәм башка аны беркем дә күрмәгән.

Егет Химиклар урамындагы 12б йортында тагын ике эшче белән яшәгән. Элемтәгә чыкмагач, туганнары борчылып, полициягә гариза язганнар. Марсельнең кәрәзле телефоны чүп багында, ә мәете биш көннән Кызыл Чишмә бистәсе янындагы урманда табылган.
Ә күпмедер вакыттан соң гаепләнүчене кулга алганнар. 28 яшьлек бу адәм Марсель Гыйлаҗев белән кайчандыр бергә төзелештә эшләгән була. Гаепләнүче сөйләвенчә, дусты белән бәхәс чыгып, ул шешә белән аның башына берничә тапкыр суккан. Әмма вакыйганы тулысынча исенә төшерә алмый. Ир: «Мин Марсельга ярдәм итәргә теләдем, кечкенә балам һәм йөкле хатыным бар», – дип кызгандырмакчы булса да, аны тикшерү вакытына ике айга изоляторга утыртканнар. Сүз уңаеннан, гаепләнүче моңа кадәр ике тапкыр хөкем ителгән булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X