Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вакыты билгеләнгән

Бу юлы сүзебез сыйфатсыз товар турында булмас. Күп кенә сатучылар мондый очракта хәзер каршы сүз әйтмиләр, гарантия буенча төзәтүгә дә кабул итәләр. Әмма, берничә көн, атна, ай үтә, ә җавап юк... ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлеге белгечләренә шундый ике зыян күрүче мөрәҗәгать иткән.

Беренчесе тузан суырткычын гарантия буенча төзәтүгә май аенда ук тапшырса да, озак вакыт ни товарын кире ала алмаган, ни акчасын кайтармаганнар. Ай ярым вакыт узып, сатучыга дәгъвасын тапшыргач, кулланучыга һич көтелмәгән җавап килгән. Хәтта «дәгъвагызны канәгатьләндерер өчен товарны кибеткә тапшырыгыз», дип язылган. Ә тузан суырткыч кая киткән соң? Кибеттә аны кабул иткәндә акт та язып биргәннәр. Сатучыдан җавап ала алмагач, кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлегенә килгән.
Белгечләр юридик затка хат юллаганнар. Исегездә тотыгыз – «Кулланучылар хокукларын яклау турында» кануны буенча, товарны төзәтү вакыты актта күрсәтелмәсә, җитешсезлекләр мөмкин кадәр тиз, иң күп дигәндә 45 көн эчендә бетерелергә тиеш. Бәхеткә, белгечләр ярдәме белән акча кире кайтартылган.
Икенче кулланучы исә видеорегистратор сатып алган. Гарантия вакыты эчендә җиһаз өч тапкыр ватылган. Кабат ватылгач, түземлеге беткән сатып алучы акча кайтаруларын сорап дәгъва тапшырган. Күпмедер вакыттан соң аңа «дәгъвагыз уңай хәл ителде» дигән SMS-хәбәр килгән. Тик шатланырга иртәрәк булган, акча алырга дип килгән кулланучыга кабат товарны төзәтергә тәкъдим иткәннәр. Шулай бәхәсләшә торгач, таләпләрне үтәү вакыты узып киткән. Нәтиҗәдә, аңа акча гына түгел, пеня да түләнгән.
Үзегезнең хокукларыгызны якларга курыкмагыз. Күп кенә сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр дөрес итеп язган дәгъваны күргәч тә, эшне судка кадәр җиткермәскә тырыша, чөнки чыгымнары зур булачагын аңлый.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук эш көннәрендә 36-63-76, 36-63-85 номеры буенча шалтырата аласыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев