Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вакытында ярдәм кулы сузу кирәк

Түбән Камада балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча киңәшмә узды. Анда шәһәр мэры Айдар Метшин, балигъ булмаганнар белән эшләүче оешма хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның көч структуралары җитәкчеләре, җирле үзидарә рәисләре катнашты.

Бүген шәһәр һәм район территориясендә 61 меңнән артык балигъ булмаган бала яши икән. Балигъ булмаган балалар дигәндә, бакчага йөрүчеләрдән алып, урта махсус һәм югары уку йортларында белем алучы студентларга кадәр яшүсмерләр керә. Шуларның 185е «авыр яшүсмер» дип, аталып, аерым исәптә тора.
Кызганыч, быел Татарстан Республикасында, шулай ук Түбән Кама районында да балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткан. 9 айда Түбән Камада балигъ булмаганнар катнашында инде 63 җинаять кылынган. Ә узган елның шул ук чорында бу сан 37 генә булган.
Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсе полиция начальнигы Айнур Камалов чыгышында балалар күбрәк кибетләрдән әйберләр урлап тотылуы хакында әйтте. Без балага санап йөрүчеләр, спиртлы эчемлекләрдән дә баш тартмыйлар. А.Камалов Россиядә АУЕ («арестант уркаганнар бердәмлеге») хәрәкәте булуын, аның Татарстанда да көчәя баруын ассызыклап үтте. Аннан соң чыгыш ясаган Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов чыгыш ясап, авыр яшүсмерләр белән башкарылган профилактик чараларга тукталды.
Замана да кырыслана, замана белән бергә үзебез дә. Күрше – күршегә битараф. Янәшәсендә кем яшәгәнен белми. Стена аркылы баланың кычкырып елаганын, исерек ата-ананың акырганын ишетсә дә, «бәладән баш аяк» дип, дәшми кала. Мәктәпләр урлашу, көчлерәкләр тарафыннан көчсезләрне рәнҗетү очракларын белеп тә, «чүпне читкә чыгармаска», уку йортының рейтингын төшермәскә тырыша.
Һәр йортта «Старший по дому», һәр микрорайонда СТОС рәисе бар. «Неблагополучный»ларны алар да белеп бетерми. Югыйсә, андыйлар саны һәр микрорайонда күп түгел. Менә хәзер әйтегез әле, кайсыгыз үз микрорайоныгыз рәисен күреп, ишетеп белә?.. Шәхсән мин, Түбән Каманың һәр почмагында фатир «снимать итеп» чыктым. Елга якын яшәсәм дә, бер районда да СТОС рәисен дә, «Старший»ны да күргән булмады. Аларның эшләре елга бер «Ишегалды бәйрәме»н үткәрүгә, квартплата бурычлары җыелганда ишек шакуга гына кайтып калмасын иде.
Айдар Рәис улы дөрес әйтә, балалар язмышы өчен өлкәннәр җаваплы. Әгәр вакытында ярдәм кулы сузып,  яшүсмерләрдә кешеләргә ышаныч тудырылса, бу нәтиҗәле эшләү булачак.
Чагыштырыр өчен генә бер мисал китерәм. Кызым кияве белән Ижауда квартир алды. Әни кеше буларак, без дә яңа квартирны күрергә бардык. Менә шул, ишегалдына керүгә безне «Старший по дому» күреп алып, кайсы фатирга килүебез белән кызыксынды. «Моңа кадәр бер дә күренгәнегез булмады» ди ул. Инде ачыклагач, яшьләргә яхшы тәрбия биргәнсез, дип мактап та куйды әле. Квартир алуга яңа хуҗалар белән дә кереп танышып чыккан. Ә бездә булмаслык эшме бу?
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фотолар e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X