Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын сагы хәбәр итә

Авылда да, районда да...

Соңгы атна эчендә шәһәрдә һәр районда берничә янгын очрагы теркәлгән.
Ширәмәт авылының Совет урамында бер йорт тулысынча янып беткән. «Ширәмәт» ирекле янгын сүндерү дружинасы килеп җиткәндә, ялкынның якындагы биналарга күчү куркынычы туган булган. Бәхеткә, башка зыян күрүчеләр юк. Тикшерүчеләр фаразынча, янгын электрдагы кыска ялганыш аркасында чыккан.
Ключ Труда авылында исә ут лапаска капкан. Эчендәге кәҗәләр, сарыклар, тавыклар – барысы да янып беткән. Хуҗа әйтүенчә, аларны иртәнге дүртенче яртыда уятканда, лапас дөрләп янган. Тикшерүчеләр фаразы буенча янгын электр җиһазларын монтажлау вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.
Зур Афанасның Пролетарская урамында мунча янган. Коткаручыларга төнге сәгать икеләрдә шалтыратканнар. Нәтиҗәдә, мунча һәм янындагы веранда урынында хәрабәләр генә калган. Янгын сәбәбе итеп мичнең төзексезлеге яки аның дөрес урнаштырылмавы күрсәтелә.
Тагын бер янгын Мурадьян урамындагы православие комплексында теркәлгән. Анда чиркәү кибетенә ут капкан. 62нче янгын сүндерү-коткару часте расчетлары ялкынны тиз арада сүндергән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Протоирей, атакай Александр Колчерин әйтүенчә, кибеттәге товарга берни булмаган. Янгын сәбәбе шулай ук электр җиһазларын урнаштыруда кагыйдәләр бозу дип күрсәтелә.

Тиз эшләгәннәр

Сәнәгать зонасында тагын бер янгын чыккан. Бу юлы утны КГПТО заводының («ТАИФ-НК») беренче цехында сүндергәннәр.
Коткаручылар пунктына хәбәр 7.49 сәгатьтә барып ирешкән, 8.07 сәгатьтә янгын булган урын камап алынган, тагын биш минуттан сүндерелгән. Ачыкланганча, ут вакуум газойльгә капкан булган һәм ерак тарала алмаган. Аны сүндерүдә 57 кеше һәм 15 техника катнашкан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Бу – «ТАИФ-НК» предприятисендә чыккан икенче янгын. 2016 елның ноябрендәгесендә биш кеше зыян күргән.
Фото НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X