Виктор Шадрин автор яңалыклары
-
Җиңелү белмәс Фазыл
Чын исеме Фәйзелхан булса да, күпләр аның исемен бераз гадиләштереп, Фазыл дип йөртергә күнеккән.
-
Атаклы батыр истәлегенә
Узган җомга һәм шимбә көннәрендә «Шинник» спорт комплексында, инде менә егерме тугызынчы мәртәбә, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры үткәрелде.
-
Зур хөрмәткә лаеклы кеше
Инде хәбәр ителгәнчә, «РаМус» сәүдә компаниясенең генераль директоры, танылган эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Рафис Мостафинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде. Мондый хөрмәткә бик тә лаеклы шәхес ул.
-
Максат – көрәшне үстерү
Җәйге ял һәм каникул айлары тәмамланып, яңа уку елы башлангач, шәһәребезнең «Шиник» спорт комплексында да тормыш җанланды. Көрәш бүлегендә сезонны аеруча зур өметләр белән башладылар, чөнки биредә тагын бер тәҗрибәле тренер – Түбән Камага Балтачтан күченеп килгән Илдар Зарипов эшли башлады.
-
Көрәш ничек оештырыла?
Инде хәбәр ителгәнчә, 11 июньдә «Ильинка» комплексында Түбән Кама Сабан туе узачак. Аның иң зур, төп ярышы булган татарча көрәшне үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә Сабантуйны оештыру комитеты рәисе Айзат Мәхмүтов тарафыннан расланды инде. Көрәшчеләр һәм тамашачылар алдан ук белеп торсыннар дип, ярыш ничек үткәреләчәген аңлатабыз.
-
Түбән Кама пәһлеваны истәлегенә
Н.А.Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексында, инде менә егерме сигезенче мәртәбә, Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.
-
"Кышкы Сабантуй"да сынатмадылар
«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче малайлар кышкы каникул көннәрендә дә көрәшүдән туктап тормады. Яңа ел алдыннан алар өчен үзебездә Кыш бабай бүләкләренә турнир оештырылган иде, ә 8 гыйнварда Алабуга шәһәренә барып кайттылар.
-
Берәүләр үстерә, икенчеләр «аулый» ...
Шушы көннәрдә Н.А. Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексында Түбән Кама көрәш федерациясенең ачык җыелышы үткәрелде. Анда оештыру мәсьәләләре каралды, шулай ук, үзебезнең милли спорт төрен үстерүдәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында зур сөйләшү булды.
-
Келәтле кызы – Европа чемпионы!
Мәскәүдә регби буенча Европа чемпионаты үткәрелеп, анда Россиянең кызлар җыелма командасы беренче урынны яулады. Бу командада чыгыш ясап, һәркайсы алтын медальгә ия булган биш кызның берсе – якташыбыз, Түбән Кама спортчысы Людмила Артамонова.
-
Дөнья беренчелегендә җиңде
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Илмир Хәсәншин, 2003-2004 елгы яшьләр арасында татарча көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашып, үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады.
-
Көрәштә зур үзгәрешләр була
Инде хәбәр ителгәнчә, 12 июньдә «Ильинка» комплексында Түбән Кама Сабантуе узачак. Аның иң зур, төп ярышы булган татарча көрәшне үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә Сабантуйны оештыру комитеты рәисе Илнар Бәдретдинов тарафыннан инде расланды. Бу юлы аңа җитди үзгәрешләр кертелгән. Көрәшчеләр һәм тамаша-чылар алдан ук белеп торсыннар дип, ярыш ничек үткәреләчәген аңлатабыз.
-
Данилның якын дуслары
Түбән Каманың атаклы пәһлеваны Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында бер төркем юбилярлар бүләкләнде. Аларның икесе – Данилның якын дуслары булган көрәш ветераннары Рафаил Хәйруллин һәм Корбан Галиев.
-
Данил батыр истәлегенә
«Шинник» спорт комплексында үткәрелгән милли көрәш турнирына төрле төбәкләрдән барлыгы 33 команда килгән иде.