Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Константин «бронза»га лаек булды

«Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призлары өчен республика көрәш бәйгесеннән түбәнкамалылар быел да буш кул белән кайтмадылар.

Татарстанда милли көрәшебез буенча иң дәрәҗәле булып саналган бу ярыш, соңгы елларда гадәткә кергәнчә, Казанның «Ак барс» спорт сараенда узды. Аны ачу тантанасындагы иң зур яңалык — республика көрәш федерациясенең яңа рәисе белән таныштыру. Бу вазифаны 2001 елдан бирле башкарган Марат Әхмәтовның үзен азат итүләрен үтенүе сәбәпле (ул — Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, шушы төп эше дә бик тыгыз), көрәш федерациясе рәисе итеп Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин сайланды. Марат Готыф улы кебек үк, Рөстәм Галиулла улы да көрәш дөньясында үз кеше: заманында Теләче, Мамадыш, Биектау районнарына җитәкчелек иткәндә, милли спорт төребезне үстерүгә игътибары зур иде. 

Инде бу рәсми вакыйгалы ачу тантанасыннан соң башланган ярышка килсәк, Җәлил турнирына хас булганча, биредә «иң-иң» нәр бил алышты, шунлыктан, көндәшлек кискен булды. Трудовой поселогында яшәүче көрәшчебез, Россиянең спорт остасы Константин Морозов 130 килограммнан авыррак үлчәүдәге пәһлеваннар арасында өченче призлы урынны алды. Шуннан югарырак урынга күтәрелергә аңа танылган батыр, хәзерге вакытта Лаеш данын яклаучы Муса Галләмовка оттыруы комачаулады. Сүз уңаеннан, бу инде Константинның Җәлил турнирында рәттән өченче ел «бронза призер» булуы. Аның 2023 елгы Түбән Кама Сабантуенда баш батыр исемен яулавын да хәтерлисездер.

Узган елдагы кебек, бу юлы да Җәлил турнирында, Константин Морозовтан кала, башка бер спортчыбыз да уңышка ирешә алмады, шуңа күрә, командалар беренчелегендә дә призлы урыннардан читтә калдык. Заманында көрәшчеләр ягы булып танылган Түбән Кама өчен мондый чигенү — аянычлы хәл, әлбәттә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев