Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшче Тимерхан спорт остасы булды

Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты безнең «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрнең өчесе өчен аеруча истәлекле булды.

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткәрелгән чемпионатны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов берничә көрәшчегә Россиянең спорт остасы исеме бирелү турындагы таныклыкларны тапшырдылар. Мондый дәрәҗәгә ирешүчеләр арасында Түбән Камадан Тимерхан Әмирханов та бар. Сабый чагыннан Түбән Уратма авылы Сабантуйларында көч сынаша башлаган бу егет хәзерге вакытта Чебоксар медицина институтында укыса да, көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итеп, ярышларда катнашырга вакыт таба. Россиянең спорт остасы исемен алу өчен тиешле нормативны Тимерхан өченче ел Ижевск шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия көрәш турнирында җиңүе нәтиҗәсендә үтәгән иде. 

Инде Казандагы Татарстан чемпионатына килсәк, анда республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан 41 команда ярышты. Шәхси беренчелектә безнекеләрнең икесе — «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендә шофер булып эшләүче Алмаз Җиһангәрәев (60 кг) һәм «Энергошинсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте электрослесаре Илмир Хәсәншин (130 кг) үз авырлык үлчәүләрендә өченче урыннарны алдылар. Әмма калган көрәшчеләребезнең призлы урыннарга чыга алмаулары сәбәпле, командалар беренчелегендә түбәнкамалыларга җиденче урын бе-лән канәгатьләнергә туры килде. 

Хәер, командаларның кырыктан артык булуын искә төшерсәк, монысы да начар түгел инде, дип юанырга мөмкиндер. Әле бит шунысын да исәпкә алырга кирәк: Түбән Кама командасында барысы да үзебезнекеләр, «Шинник» спорт комплексында тәрбияләнгән егетләр. Ә хәзерге заманда призлы урыннарга чыга торган командалар моңа, нигездә, читтән «легионерлар» яллап китерү юлы белән ирешә (көрәшебезгә дә футболдан һәм хоккейдан шундый начар үрнәк йокты). Спорт гадел булган, аңа базар мөнәсәбәтләре үтеп кермәгән чорларны сагынып сөйләргә генә калды...

Виктор Шадрин
Фотода: Тимерхан Әмирхановка (уртада) таныклык тапшыргач. Фото — шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев