Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңелү белмәс Фазыл

Чын исеме Фәйзелхан булса да, күпләр аның исемен бераз гадиләштереп, Фазыл дип йөртергә күнеккән.

Сүзебез Түбән Каманың иң танылган спортчыларыннан берсе, көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы Фәйзелхан Әхмәтҗанов турында.

Алабуга районының Морт авылында туып-үскән егет кечкенәдән көчле була, унынчы сыйныфны тәмамлаган елны үзләренең авыл Сабантуенда зурлар белән көрәшеп, барысын да җиңә. Мәктәптән соң Әлмәт физкультура техникумына керә, шунда укыган елларында берничә мәртәбә Әлмәт һәм Алабуга Сабантуйларында батыр кала. 

1976 елда Фәйзелхан Түбән Камага килеп урнаша, «Нефтехимик» спорт клубында тренер булып эшли башлый. Шул ук вакытта, үзе дә көрәшнең берничә төре буенча республика һәм ил күләмендәге ярышларда бик күп җиңүләр яулый, грекрим көрәше буенча СССРның спорт остасы исемен ала. Әмма аңа иң зур дан китергән җиңүләр — үзебезнең милли көрәштә, шуларның берничәсен генә булса да телгә алып китик. 

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенең геройшагыйрь Муса Җәлил исемендәге призларына бәйге республикабызда милли көрәш буенча иң дәрәҗәлесе булып санала. 1964 елдан бирле уздырылып килә торган бу бәйге тарихында түбәнкамалыларның әле шушы көнгә кадәр беркем дә кабатлый алмаган искиткеч казанышы бар. 1976 елда Түбән Каманың биш көрәшчесе дә (ул чагында бу ярыш биш авырлык үлчәвендә үткәрелә иде) үз үлчәүләрендә беренче урынны алуга иреште. Бу кабатланмас рекордны куючыларның берсе — 90 килограммга кадәрге үлчәүдә көрәшкән Фәйзелхан Әхмәтҗанов. 

Фазыл үзебезнең Түбән Кама Сабантуйларында алты мәртәбә (1981, 1982, 1983, 1985, 1988 һәм 1995 елларда) баш батыр булды. Аның исәбендә башка шәһәр һәм район Сабантуйларында җиңүләр дә күп. Чаллы шәһәрендә — атаклы Раббани Гайфуллинны, Сарман районындагы Петровкада аңа кадәр җиңелмәс булып саналган Рәкыйп Хәмитовны, көрәшчеләр теле белән әйтсәк, «чистага сугуы», инде ничә еллар үтсә дә, легенда булып саклана. 

Фәйзелхан Гарифҗан улы хәзерге вакытта туган авылында гомер кичерә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев