Көрәш тарихында данлы исеме бар
Михаил Минеевның аеруча зур уңышлары — республикабызда иң дәрәҗәле бәйге булып саналган Җәлил турнирында.
Йөгерү, чаңгыда узышу, штанга күтәрү, самбо, бокс, грек-рим көрәше һәм үзебезнең милли көрәш... Бу җиде спорт төренең берсе белән генә шөгыльләнеп, җиңүләргә ирешү дә мактауга лаек булыр иде. Ә менә Михаил Минеев аларның җидесен дә үз итеп, югары үрләр яулаган.
Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы сигезьеллык мәктәбендә укыган чакта ук Миша үзенең көче һәм җитезлеге белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Кечкенәдән олыларга барлык хуҗалык эшләрендә булышырга күнеккән малай спорт белән дә тырышып шөгыльләнә, йөгерү, чаңгыда узышу буенча үз мәктәбендә генә түгел, район күләмендәге ярышларда да җиңә. Сигезенче класстан соң унбиш километр ераклыктагы Түбән Биш урта мәктәбендә интернатта торып укый, ял көннәрендә: кышын — чаңгыда, башка вакытта җәяү кайтып йөри.
Мәктәпне тәмамлаган 1966 елда Миша беренче мәртәбә үзләренең СарсазБаграж Сабантуенда зурлар көрәшенә чыга һәм уннан артык көндәшеннән өстен чыгып, батыр кала. Бу беренче уңыштан канатланып, егет күршедәге Ләке, Урсай, Түбән Баграж Сабантуйларына бара һәм аларда да уңышка ирешә.
Шул ук 1966 елда ул әле төзелә генә башлаган Түбән Камага килә һәм "Гидромонтаж« оешмасына монтажчы булып эшкә урнаша. Эштән соң промбазадагы «Строитель» клубында оештырылган грек-рим көрәше секциясенә йөри. Солдатка китәр вакыты җиткәч, үзен яхшы яктан гына күрсәткән Минеевны армия элитасына — егетләр җентекләп сайлап алына торган Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә җибәрәләр. Сержантлар мәктәбен тәмамлагач, Михаил сак ротасында хезмәт итә, алар җир астындагы махсус шахталарда урнаштырылган ракеталарны чит-ятлардан саклыйлар.
Хезмәт бурычларын үтәгән сәгатьләрдән буш вакытта, егет спорт белән ныклап шөгыльләнә: йөгерү, штанга күтәрү, чаңгы ярышларында гел алдынгылардан була, бокс буенча полкта беренче урынны ала, ә самбо көрәше буенча хәтта дивизия күләмендә җиңүгә ирешә. «Самбода башкалар белмәгән татарча көрәш алымнарын да куллануым ярдәм итте», — дип, елмаеп исенә төшерә Миша.
1969 елда хәрби хезмәт срогын тәмамлап, Түбән Камага әйләнеп кайткан запастагы өлкән сержант Минеев «Камэнергостройпром» берләшмәсенә электрик булып эшкә урнаша. Ә кичләрен шәһәребездәге беренче спорт залы булган "Факел«га көрәш секциясенә йөри. Сабантуйлар җитсә, төрле авылларда мәйданга чыга, ул чорның Эрнест Федотов, Петр Марков, Исмәгыйль Баязитов, Василий Николаев кебек танылган батырларын да җиңгән вакытлары була.
Михаил Минеевның аеруча зур уңышлары — республикабызда иң дәрәҗәле бәйге булып саналган Җәлил турнирында. Анда ул өч мәртәбә — 1972, 1976 һәм 1978 елларда үз авырлык үлчәвендә (80 кг) беренче урыннарны алуга ирешә. Аеруча истә калганы — Түбән Каманың барлык биш көрәшчесе дә (ул чагында көрәш биш авырлык үлчәвендә үткәрелә иде) — Нариман Әхмәтшин, Наил Зәйнуллин, Михаил Минеев, Фазыл Әхмәтҗанов һәм Данил Галиев үз үлчәүләрендә җиңү яулаган 1976 ел. Бу вакыйга — көрәшебез тарихындагы кабатланмас рекорд: мондый нәтиҗәне аңа кадәр дә, аннан соң да башка бер генә команданың да күрсәтә алганы булмады. Шул ук 1976 елда Минеев татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия чемпионатында катнаша һәм Питрәчнең атаклы батыры Виссарион Канашевка гына оттырып, үз үлчәвендә икенче призлы урынны ала. Һәм ул «Милли төрләр буенча РСФСРның спорт остасы» дигән исемгә лаек була.
Дөньяның асты өскә килгән туксанынчы елларда Михаил, Түбән Каманың ыгы-зыгылы тормышыннан туеп, Ютазы районына күченә. Көрәшне, әлбәттә, анда да ташламый, җиде мәртәбә шул район Сабантуйларының баш батыры була. Үзе кебек тырыш, акыллы хатыны Луиза белән берсеннән-берсе уңган өч бала үстерәләр, биш оныклары бар. Балалары Түбән Камада һәм Казанда җаваплы урыннарда эшли, ә үзләре авылда, ат һәм сыерлар асрап, тыныч кына яшәп яталар. Михаил яшьлегенең иң матур еллары узган Түбән Камага да эзен суытмый, иске дуслары белән аралашып яши. Шушы язда Данил Галиев истәлегенә багышлап уздырылган турнирның да хөрмәтле кунакларыннан берсе булды ул.
Фотоларда: Михаил Минеев 1976 елда Җәлил турнирында җиңгәч; авылда хатыны һәм оныгы белән.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев