Ике «бронза» алып кайттылар
Узып киткән ел ахырында Түбән Кама көрәшчеләре Казанга, милли көрәшебез буенча Татарстан Республикасы чемпионатына барып кайттылар.
Бу бәйге безнекеләрнең икесе өчен уңышлы булды. Шәңгәлче егете, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең технологик җайланмалар машинисты Наил Зәйнуллин 115 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә өченче призлы урынны алды. 130 килограммнан авыррак үлчәүдә бил алышкан Трудовой егете, үз поселогында әтисе җитәкчелегендәге «Морозов» крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче Россиянең спорт остасы Константин Морозов, шулай ук, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.
Сүз уңаеннан, исегезгә төшерик: бу көрәшчеләр икесе дә Түбән Кама Сабантуенда берәр мәртәбә баш батыр булды: Наил — 2021, ә Константин 2023 елда. Түбән Каманы көрәшчеләр ягы итеп таныткан атаклы батырларга алмашка килгән бу һәм башка спортчыларыбызга яңа, тагын да зуррак уңышлар телибез. Моңа өмет бар, чөнки Түбән Кама көрәш федерациясе җитәкчелеге (рәисе — Рафис Мостафин) халкыбызның яраткан милли спорт төрен үстерү, элекке данны кайтару юлында актив эшчәнлек алып бара.
Фотолар:
1. Наил Зәйнуллин — чираттагы көндәше белән;
2. Константин Морозов
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев