Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Каманың 38 нче мәктәп укучысы республика көрәш турнирында җиңү яулады

Илсаф Таһиров, 2010- 2013 елгы малайлар арасында республика күләмендә үткәрелгән көрәш турнирында катнашып, 50 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулап кайтты.

Шәһәребездәге 38 нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучысы Илсаф Таһиров, 2010- 2013 елгы малайлар арасында республика күләмендә үткәрелгән көрәш турнирында катнашып, 50 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулап кайтты.

Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышлап, Әлмәт районы Кәләй авылында оештырыла торган ул бәйге инде традициягә кереп бара. Аның узган елдагысында Илсаф үз үлчәвендә өченче урынны алган иде, ә бу юлы Мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Осталыгының арта баруы гаҗәп түгел, чөнки ул инде алты яшеннән бирле «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә тренеры Илнар Гәрәев җитәкчелегендә тырышып шөгыльләнә.

Халкыбызның «алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтеме дә Илсафка туры килеп тора. Аның әтисе, Түбән Кама шин заводының чимал әзерләү цехында машинист булып эшләүче Илназ Таһиров — шәһәребезнең авыр үлчәүдәге иң көчле көрәшчеләреннән берсе (көрәш сөючеләр хәтерлидер: 2021 елгы Түбән Кама Сабантуенда ул, авыр үлчәүдәгеләрнең бил алышуында Марат Мөхәммәтҗановны җиңеп, абсолют беренчелектә катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм иткән иде).

Ә Илназның бертуган энесе Илшат Таһиров (сүз уңаеннан, ул да шин заводының шул ук чимал әзерләү цехында грануллаштыручы булып эшли) — көрәш дөньясында тагын да күбрәк танылган спортчы, Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда берничә мәртәбә җиңеп, Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды. 

Әтисеннән һәм Илшат абыйсыннан үрнәк алып, Илсаф киләчәктә дә көрәш белән туктамыйча шөгыльләнсә, аның әле зур җиңүләре күп булыр. 

Фотода: Илсаф Таһиров әтисе Илназ белән. Фото — шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев