Виктор Шадрин автор яңалыклары
-
Берәүләр үстерә, икенчеләр «аулый» ...
Шушы көннәрдә Н.А. Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексында Түбән Кама көрәш федерациясенең ачык җыелышы үткәрелде. Анда оештыру мәсьәләләре каралды, шулай ук, үзебезнең милли спорт төрен үстерүдәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында зур сөйләшү булды.
-
Келәтле кызы – Европа чемпионы!
Мәскәүдә регби буенча Европа чемпионаты үткәрелеп, анда Россиянең кызлар җыелма командасы беренче урынны яулады. Бу командада чыгыш ясап, һәркайсы алтын медальгә ия булган биш кызның берсе – якташыбыз, Түбән Кама спортчысы Людмила Артамонова.
-
Дөнья беренчелегендә җиңде
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Илмир Хәсәншин, 2003-2004 елгы яшьләр арасында татарча көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашып, үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады.
-
Көрәштә зур үзгәрешләр була
Инде хәбәр ителгәнчә, 12 июньдә «Ильинка» комплексында Түбән Кама Сабантуе узачак. Аның иң зур, төп ярышы булган татарча көрәшне үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә Сабантуйны оештыру комитеты рәисе Илнар Бәдретдинов тарафыннан инде расланды. Бу юлы аңа җитди үзгәрешләр кертелгән. Көрәшчеләр һәм тамаша-чылар алдан ук белеп торсыннар дип, ярыш ничек үткәреләчәген аңлатабыз.
-
Данилның якын дуслары
Түбән Каманың атаклы пәһлеваны Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирны ачу тантанасында бер төркем юбилярлар бүләкләнде. Аларның икесе – Данилның якын дуслары булган көрәш ветераннары Рафаил Хәйруллин һәм Корбан Галиев.
-
Данил батыр истәлегенә
«Шинник» спорт комплексында үткәрелгән милли көрәш турнирына төрле төбәкләрдән барлыгы 33 команда килгән иде.