Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Зур хөрмәткә лаеклы кеше

Инде хәбәр ителгәнчә, «РаМус» сәүдә компаниясенең генераль директоры, танылган эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Рафис Мостафинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде. Мондый хөрмәткә бик тә лаеклы шәхес ул.

Рафис Миңневәли улының тормышы Түбән Кама белән аерылгысыз бәйләнгән. Хезмәт юлын шин заводының вулканлаштыру цехында мастер булып башлаган егетне тиздән – цех начальнигы урынбасары, аннары заводның өлкән диспетчеры итеп билгелиләр. Илдә үзгәртеп кору һәм базар икътисадына күчү башлангач, Рафис эшмәкәрлек белән шөгыльләнү ниятен тормышка ашыра, шәһәребездә «Нур» дип исемләнгән беренче хосусый кибетне ача. Илдә тоташ дефицит заманы булган ул чорда »Нур» түбәнкамалыларны күп төрле кирәкле товарлар белән тәэмин итте, һәм анда бәяләр дә башка кибетләрдәге белән чагыштырганда арзанрак иде.

1999 елда Рафис Мостафин Түбән Каманың Европа дәрәҗәсендәге беренче сәүдә үзәген – «РаМус»ны ачты. Тора-бара, шәһәребездә «РаМус», «Пассаж», «Сити Центр», «Якорь», «Олимп», «Старт», «Рамус-Молл» һәм дүрт «Барс» сәүдә үзәген, «Варис» ресторанын, тегү фабрикасын һәм төзелеш фирмасын да үз эченә алган зур «РаМус» холдинг компаниясе барлыкка килде. Болар барысы да түбәнкамалыларга сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен моңа кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрү мөмкинлеге бирде. Шул ук вакытта, «РаМус» холдинг компаниясе халыкны эш урыннары белән тәэмин итүгә һәм, салымнар исәбенә, шәһәр бюджетын тулыландыруга да лаеклы өлеш кертә.

Менә шундый зур предприятиегә уңышлы җитәкчелек итү белән беррәттән, Рафис Миңневәли улы әле актив җәмәгать эшчәнлеге алып барырга да вакыт таба. Шәһәр советы депутаты буларак, сайлаучылары белән еш очрашып, аларның ихтыяҗларын даими кайгырта, мохтаҗлык кичергән кешеләргә хәйрия ярдәме күрсәтүгә дә зур игътибар бирә.

Рафис Мостафин – сүздә генә түгел, эш-гамәлләре белән дә милли җанлы булган сирәк җитәкчеләрнең берсе. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге президиумы әгъзасы буларак, туган телебезне, татар халкының рухи байлыкларын саклап калу һәм яшь буынга тапшыру өчен тырышучыларның алгы сафында ул. Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибәтенә мәчетләр төзелешендә һәм башкача һәрьяклы ярдәм күрсәтә.

Соңгы вакытта аңа тагын бер җәмәгать вазифасы өстәлде. Узган ел Рафис Мостафин Түбән Кама көрәш федерациясе рәисе булып сайланганнан бирле, көрәшчеләребезнең ярышларга әзерләнү һәм катнашу өчен мөмкинлекләре сизелерлек яхшырды, кызыксынулары артты, чит командаларга ялланучылар кимеде. Чөнки Рафис Миңневәли улы үзебезнең җыелма командага моңа кадәр булмаган махсус форма тектерде, призлы урыннар яулаган өчен премиаль кызыксындыру чаралары билгеләде. Шуның белән ул Түбән Каманы көрәшчеләр ягы итеп таныткан легендар батырларга лаеклы алмаш әзерләү өчен зур өлеш кертә.

Рафис Мостафинның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге Түбән Кама, республика, ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. Ул – Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү тармагы хезмәткәре, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән исемгә лаек булды. 

Шушы көннәрдә 70 яшен тутырган Рафис Миңневәли улының хезмәт дәрте, энергиясе әле ташып тора. Аңа әле тагын күп еллар, рәхмәт сүзләрен ишетеп, армый-талмый эшләргә язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев