Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Атаклы батыр истәлегенә

«Шинник» спорт комплексында Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры үткәрелде.

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Шинник» спорт комплексында, инде менә утыз беренче мәртәбә, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры үткәрелде. 

Түбән Каманың атаклы пәһлеваны Данил Галиев (1948- 1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ике дистә елга якын илнең авыр үлчәүдәге иң көчле көрәшчесе булды. Үзебезнең Түбән Кама Сабантуйларында башка барлык көрәшчеләрдән күбрәк — ун мәртәбә баш батыр булып калды.

Вафатына бер ел тулган көннәрдә, үзе тренер булып эшләгән «Юбилейный» спорт сараена (хәзерге «Шинник») республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан да командалар чакырып, Данил батыр истәлегенә беренче мәртәбә турнир оештырылганда, әле аның ныклы традициягә кереп китәсен белми идек. Моңа кадәр бу бәйге бары тик 2020 елда — коронавирус пандемиясенә бәйле катгый чикләүләр аркасында гына булмый калды. 

Беренче турнирда нибары 7 команда катнашкан булса, быел командалар саны 32 гә җитте. Ярышны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, Россия Федерациясенең дәүләт думасы депутаты, Татарстан көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, республика спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Татнефть» компаниясе исеменнән — «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыя-тенең профком рәисе Ренат Сибгатуллин һәм «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев чыгыш ясап, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләделәр. 

Ике көн барган көч сынашу бик киеренке булды, чөнки биредә республиканың танылган батырлары җыелган иде. Унбер авырлык үлчәвендә барган бил алышуның җиңүчеләре — Казанның «Зилант» командасыннан Ильяс Йосыпов (60 кг) һәм Ренас Кәлимуллин (85 кг), Лаеш данын яклаучылар Илназ Димиев (65 кг) һәм Муса Галләмов (130 кг+), Арчадан Рамил Хәкимҗанов (70 кг), Әлмәттән Рафаэль Билданов (75 кг), Рафаэль Кәлимуллин (80 кг) һәм Айрат Сәмигуллин (90 кг), Чаллыдан Азат Габдерәшитов (100 кг), Эльдар Хәмитов (115 кг) һәм Радик Сәлахов ( 130 кг). 

Җиңүчеләр генә түгел, икенче һәм өченче призлы урыннарны алучылар исемлегендә дә быел түбәнкамалылар бөтенләй юк. Аянычлы хәл, әлбәттә... 

Командалар беренчелегендә беренче өч урында — «Зилант» (Казан), Әлмәт, Казан (Идел буе һәм Вахитов районнары командасы). Безнекеләрнең урыны, ни кызганыч, призлы өчлеккә кергәннәрдән шактый түбәндә... 

Менә дүртенче мәртәбә инде, бу турнир «кушымталы» булды: зурларның традицион бәйгесе белән беррәттән, 2012-2013 елгы малайлар өчен халкыбызның танылган җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган аерым ярыш та оештырылды. Монысында да мактанырлыгыбыз юк: алты авырлык үлчәвенең берсендә дә призлы урыннарны алучылар булмады. Командалар беренчелегендә призлы өч урынны яулаган Арча, Чаллы һәм «Зилант» (Казан) малайларыннан безнекеләр шактый калышты... 

Шунысын да әйтик, бу ике көндә «Шинник» спорт комплексы бирегә килгән көрәшчеләр һәм тамашачылар өчен, чын мәгънәсендә, кунакчыл йорт булды. Фойеда Данил Галиевкә һәм Илһам Шакировка багышлап, Түбән Кама үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган кызыклы күргәзмәләр эшләде. Көрәш белән беррәттән, тамашачыларның танылган артистларыбыз Вил Усманов, Алмаз Хәмзин һәм, шулай ук, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең яшь җырчылары концертын да карый алуларын өстәсәк, бу турнирның гадәти ярыш кына түгел, зур спорт бәйрәме булуы аңлашылыр. 

Фотоларда: Роман Булатов чыгыш ясый; Рөстәм Ганиевкә бүләк тапшыру; көрәш мизгеле. 
Айрат Cәгыйтов фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев