3 август 2018 яңалыклары
-
3 август 2018 - 12:50Уңганлыкларын күрсәттеләрТүбән Кама районының Түбән Уратма авылында иң уңган хуҗабикәне сайладылар. 15 хатын-кыз төрле бәйгеләрдә көч сынашты, физик эштә дә, җыр-биюдә дә сынатмады. Шуңа күрә жюри әгъзаларына иң-иңен сайлау авыр булды.
-
3 август 2018 - 12:39Балачак – бәхет илеУзган атнада «Татнефть» компаниясе балалар сәламәтләндерү лагерьларының XXIII фестивале үтте. Кунакларны үз тарихында беренче мәртәбә «Чайка» лагере кабул итте.
-
3 август 2018 - 11:32Хокук сакчылары ярыша4 августта «Заря» сәламәтләндерү лагеренда спорт чарасы узачак.
-
3 август 2018 - 11:30Мактаулы шәхесләргә багышлапШәһәр музеенда «Синең кешеләрең, Түбән Кама. Шәһәр төзүчеләре» дигән күргәзмә ачылган. Ул ай буе дәвам итәр.
-
3 август 2018 - 11:20МИЛЛИ ХӘЯТ1-5 август көннәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы бара.
-
3 август 2018 - 11:13Безнекеләр сынатмадыЧистай шәһәрендә 17нче мәртәбә «Олы Кама» балалар-яшүсмерләр шахмат турниры узды.
-
3 август 2018 - 11:11Күршеләр ярдәме беләнХимиклар урамындагы 82б йортында яшәүчеләр күршеләре өен тәртипкә китергәннәр. Билгеле булганча, инвалид хатын,әти- әниләре вафат булгач, депрессиягә бирелеп, беркем белән дә аралашмаган.
-
3 август 2018 - 10:15«Казан арты горур яши»Шушы көннәрдә Арча муниципаль районында «Ак калфак»лылар өчен гаять тирән эчтәлекле җыен уздырылды. «Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы» дип исемләнгән чарада татарстанлылар гына түгел, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән дә килгәннәр иде. Безнең Түбән Кама шәһәреннән дүрт кеше бардык. Ярдәме өчен җитәкчебез – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиевкә рәхмәтлебез. Ул шулай ук юл чыгымнарын да үз өстенә алды.
-
3 август 2018 - 10:00Хатирәләр гомер буена җитәрлекИюль аенда чыккан «Карендәш» сәхифәсендә шәһәребезнең 31 нче мәктәп укучылары Якутскидагы (Саха республикасы) Халыкара интеллектуаль уеннарда Балалар һәм яшьләр тикшеренү эшләренең халыкара күргәзмәсендә (MILSET Expo-Sciences Vostok 2018) керәшеннәргә багышланган фәнни эшне яклаячаклары турында язган идек. Чара тәмамланды, укучылар һәм җитәкчеләре Алевтина Даутова җиңүче дипломнары һәм медальләр белән шәһәргә кайтты. Якутскида күргәннәре турында Алевтина Петровна белән сөйләштек.
-
3 август 2018 - 09:45Матур һәм лаеклы итеп яши«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә Түбән Кама шагыйре Мария Логинованың «Яшәү искиткеч!» дигән иҗади кичәсе узды. Аны «Әдәби кораб» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә оештырган.
-
3 август 2018 - 09:30Соңарган тәүбәШулчак телефон шалтырады. Кафил, уйларыннан бүленеп, телефон трубкасын алды. – Әйе, Сөмбелә, тыңлыйм... Трубкадагы җавап тәэсиреннән, Кафилнең болай да җитди чырае тагын да кырысланды. Ул тоткынга шелтәле караш ташлады. Тагын берникадәр тыңлагач, рәхмәт әйтеп, трубканы куйды.
-
3 август 2018 - 09:15Бәхетемне таптымАзалиянең беренче ире белән тормышы барып чыкмады. Ничек кенә ярарга тырышса да, ошамады, йодрыклар төйнәлеп кенә торды. Күгәргән күзләр белән күп йөрде. Үз-үзенә бикләнеп, куркып яшәргә өйрәнде. Дуслары, туганнары танымадылар. Чибәр, кыю кыз күзгә күренеп картайды.
-
3 август 2018 - 09:10Туган тел«И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле»- Бөек Тукай мактап язган, Рәхмәт аңа билгеле.