Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Кыскача

Җырулары белән әсир иткәннәр

14 июльдә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле Мамадыш районында Җөри авылында узган республикакүләм Питрау бәйрәмендә катнашкан. Әлеге бәйрәм инде 19 тапкыр уздырыла. Быел анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән 30 дан артык ансамбль килгән. «Сүрәкә» артистлары «Питрау түгәрәк уены–2018» керәшен этник сәнгать конкурсында катнашкан. Анда алар кунак каршылау, уеннар, Келәтле, Тавель авылларының борынгы җыруларын башкарганнар.  

Бәйрәм литургиясе үткән

12 июльдә Петр һәм Павел баш апостоллар хәтере көнендә Балчыклы авылының Петр һәм Павел изге апостоллар чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте узган. Аны чиркәүнең өлкән атакае иерей Вячеслав Федоров үткәргән. Литургия тәмамлангач, хач белән тантаналы йөрү оештырылган. Бәйрәм көн булгач, кунакларны тәм-томнар белән сыйлаганнар. Матушка чәй янына бәлешләр һәм ботка да өлгерткән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев