Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балачак – бәхет иле

Узган атнада «Татнефть» компаниясе балалар сәламәтләндерү лагерьларының XXIII фестивале үтте. Кунакларны үз тарихында беренче мәртәбә «Чайка» лагере кабул итте.

Фестивальне үткәрү компания тормышында матур гадәткә әйләнде. Ел саен уздырылучы чара һәрчак зур балачак бәйрәмен хәтерләтә. Быелгысы Татарстанда «кара алтын» чыгарыла башлауның – 75 һәм шин комплексының 45 еллыгына багышланды. Агымдагы ел «Чайка» лагере өчендә истәлекле: быел ул үзенең 40 еллыгын билгеләп үтә.
Капкаларны киң итеп ачып куйганнар, тирә-якта музыка яңгырый – әллә кайдан күренеп тора – кунаклар көтәләр. Күп тә үтми, беренче автобуслар күренә башлый. Барлыгы исә фестивальгә компаниянең 13 сәламәтләндерү лагереннан вәкилләр килде. 
Балалар аларны «Исәнмесез! Здравствуйте! Хелло! Бонжур! Нихао!» дип, төрле телләрдә сәламләп каршы алды. «Татнефть» компаниясе лагерьлары арасында «Чайка» иң зурлардан санала. Дүрт смена дәвамында биредә ике меңгә якын бала ял итә. Көзге-кышкы чорда исә шин комплексының биш меңнән артык хезмәткәре сәламәтлеген ныгыта. «Табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан лагеребызда вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр бар», – ди лагерь начальнигы Алексей Захаров.
Чыннан да, монда һәрчак җәй хакимлек итә, кояш балкый, диңгез ярындагы кебек, акчарлаклар тавышы ишетелә. Бу ак кошлар малай-кызларның хыялларын «Татнефтия» дигән әкият илендә яшәүче тылсымчыларга ирештерә. Ә тегеләре, үз чиратында, аны чынбарлык итү өчен тырышып эшли. Әлеге могҗизалар илендә хәтта җир астында да тормыш кайный. Алтынсу калфак кигән гномнар «кара алтын» чыгара. Фестивальнең башлам өлеше тамашачыларны әкияти дөнья һәм анда яшәүчеләр белән таныштырды. Чара тарихында беренче тапкыр фестиваль гимны да яңгырады. 
Алга бару һәм тизлек быелгы фестивальнең төп темасы булды. Юкка гына оештыручылар аның символы итеп балалар уенчыгын – җил әйләндергечне сайламаган: ул яхшыга үзгәрешне гәүдәләндерә. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән предприятиеләребез тормышында да күп нәрсә уңай якка үзгәрде.
Фестивальне ачу тантанасында мөхтәрәм кунаклар да катнашты. «Чайка»га беренче тапкыр килгәнемне яхшы хәтерлим. Ул вакытта биредә күп нәрсәне үзгәртергә, яңартырга кирәк иде. Бүген, әнә, танырлык та түгел. Үзем дә еш кына үрнәк итеп куям аны», – диде «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. Үз теләкләрен «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Россиянең Нефть-газ сәнәгате һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләре профсоюзының социаль-икътисади бүлеге әйдәүче инженеры Мирлан Укуев та җиткерде. ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе вазифаларын башкаручы Татьяна Васильеваның да әлеге чарада беренче генә катнашуы түгел икән. «Аның елдан-ел матураюына, эчтәлеге баюына шаккатам»,  –  ди ул. «Татнефть» җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин исә фестивальнең балаларга үз мөмкинлекләрен тулырак ачарга, яңа дуслар табарга ярдәм итүен билгеләп үтте. 
Бәйрәмгә «Татнефть» һәм шин комплексы ветераннары да килгән иде. «Беренче тапкыр мондый бәйрәмне 1989 елда Актүбәдә оештырдык. Бик кирәкле чара. Балалар – безнең киләчәгебез. Ә иртәгәсе көнебез өметле булсын өчен бала күңеленә оеткыны кече яшьтән салырга кирәк», – дигән фикердә тора Азат абый Вәлиев тә. 
Ул көнне лагерь территориясендә могҗизалар адым саен булып кына торды. Һөнәрләр паркында малай-кызларга фокуслар, химик экспериментлар күрсәттеләр, сыек азоттан ясалган туңдырма белән сыйладылар. 
Кунаклар шулай ук KAMA TYRES шиннары экспозициясен дә кызыксынып карады, «Кама-МоторСпорт» командасы спортчылары белән аралашты, Россиянең танылган автоузышчысы Тимур Тимерҗановтан автограф алды. Гагарин кубогы янында фотога төшүчеләр дә күп булды. Континенталь хоккей лигасының иң дәрәҗәле бүләген «Чайка» лагерена фестиваль уңаеннан махсус алып килгәннәр иде.
Күңелсезләнеп утырырга беркемнең дә вакыты булмады: иң көчлеләр һәм җитезләр үз мөмкинлекләрен спорт ярышларында сынап караса, җыр-биюгә һәвәсләр лагерьлары данын сәнгать бәйгесендә яклады. Актлар залында әйдаманнар арасында көрәш кызганнан–кыза. «Пониларда кунакта» бәйгесе ат яратучы малай-кызларны җыйган. Монда алар атлар турында сорауларга җавап биреп, аларны хәтта җигеп тә күрсәтте. «Татнефть» компаниясе тырышлыгы белән былтыр һәр лагерьга понилар кайтартылган иде. Икесе «Чайка»да да яши. Алар өчен монда «өй» дә төзеп куйганнар. Балаларны ат спорты белән таныштыру өчен яхшы мөмкинлек бу, диләр лагерьда.   
Рәсем бәйгесендә катнашучыларның эшләре яныннан да тыныч кына үтәм димә. «Берничә тема тәкъдим иттеләр. Без Пушкин әсәрләренә тукталдык. Әкиятләр балаларны яхшылыкны начарлыктан аерырга өйрәтә», – ди «Березка» лагере кызлары Виктория белән Азалия. Катнашучылар арасында таныш йөзләрне күреп туктап калабыз. «Чайка» лагереннан Екатерина Франчук белән былтыр «Факел» лагеренда узган фестивальдә танышкан идек. Дус кызы Анастасия белән быел да көчләрен сынап карарга булганнар. Бу юлы жюрины туган як табигате төшерелгән картиналары белән шаккаттырдылар.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре, әлбәттә, бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырдылар. Хәер, бүләк алмаганнарга да күңелсезләнергә сәбәп юк иде. «Фестиваль безгә яңа дуслар, аралашу шатлыгы бүләк итте», – ди алар.  
Айгөл ГӘРӘЕВА. 
Альберт Муклаков фотолары.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев