Туган як

«Казан арты горур яши»

Шушы көннәрдә Арча муниципаль районында «Ак калфак»лылар өчен гаять тирән эчтәлекле җыен уздырылды. «Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы» дип исемләнгән чарада татарстанлылар гына түгел, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән дә килгәннәр иде. Безнең Түбән Кама шәһәреннән дүрт кеше бардык. Ярдәме өчен җитәкчебез – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиевкә рәхмәтлебез. Ул шулай ук юл чыгымнарын да үз өстенә алды.

Өч автобуска шыплап тулган «Ак калфак»лыларны Арча районы чигендә район җитәкчеләре, «Яшь йөрәкләр» ансамбле солистлары каршы алды. Милли киемнән киенгән Арча кызлары чәкчәк белән сыйласа, яшь егетләр җыр сузды. Күмәкләшеп татар халык көенә биеп-җырлап күңел ачкач, юлыбызны дәвам иттек. 
Даны еракларга таралган педагогия көллиятенең тагын бер яхшы ягы – җәйге каникул булуына карамастан, һаман да гөрләп эшләве, студентлары да, укытучылары да безне ачык йөз белән каршы алулары матур күренеш, минемчә. Килгән көнне үк, безнең игътибарга Арча тарихын чагылдырган сәхнәләштерелгән, мәктәп укучылары һәм студентлар белән берлектә Сөрде мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чулпы» һәм Шекә авылының «Мирас» фольклор коллективлары «Урак өсте», «Җыен», «Орчык өмәсе» күренешләрен тәкъдим иттеләр. Соңгысында үземә дә сүз бирелде. Мин Г.Тукайга багышлап язган шигыремне сөйләдем. Ошаттылар булса кирәк, орчык белеп тәгәрәгән сезнең тарафка, диештеләр. Мәктәп укучыларының зурлар белән беррәттән үтә дә оста уйнаулары, үзләрен чын артистларча тотулары безнең күңелгә аеруча хуш килде. Бактың исә, аларның җитәкчеләре дә чып-чын сәхнә остасы икән...Икенче көнне кичен, сәхнә серләренә төшендерүчеләр белән танышу мөмкинлеге тудырылды, «Җидегән чишмә» халык театры артистлары мәдәният йортында спектальдән өзекләр уйнап күрсәттеләр. 
Педагогия көллиятендә урнашкан «Әлифба» музее дөньяда бердәнбер булуы белән аерылып тора. Анда  төрле илләрнең һәм халыкларның «Әлифба» китаплары урын алган. Чынлыкта исә, ул «Казан арты» музееның филиалы булып исәпләнә. Арча ягы халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган музейның башка бүлекләрен дә күрү насыйп булды үзебезгә. Беренче май урамындагы «Әдәбият һәм сәнгать»музееның югары катында Арча ягы мәгърифәтчеләре: Габденнасыйр Курсави, Шәмсетдин Күлтәси, Шиһабетдин Мәрҗәниләр, халык язучылары, яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайткан каләм әһелләре: Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Рафаил Төхвәтуллин, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман турында бай мәгълүмат тупланган. 
Алардан ерак түгел, шул тирәдәге киштәдә «Байлык эзләп бала чакта чыгып китсәм дә, синдә таптым, туган ягым» дип язган сүзләре белән «Хәзинә» китабын музейга тапшырган Гариф Ахуновның истәлекләре янәшәсендә хатынының, кызы Наиләнең, улы Рәшитнең, кияве Вайнерның китаплары да шул бер өстәлдә урын алуын могҗиза дими ни диярсең... 
Беренче кат тулысынча диярлек Арчадан чыккан сәхнә йолдызларына: Айдар Фәйзерахманов, Габделфәт Сафин, Раушания Фәйзуллина, Булат Сәләхов, Фәнәвил Галиев һ.б. багышланган.
Арча – бөек Тукай ватаны. Шуңа да, аның турында истәлекләр адым саен, диярлек. Шәһәр музеенда да, туган авылы Кушлавычта да, Кырлайда да... Хәер, безгә музейдагы истәлекләрдән тыш, кечкенә Апушның «үзен» күрү дә насыйп булды. «Казан арты» музееның һәрбер филиалында булып, рухи байлык тупладык, юл уңаеннан «Остабикә» иҗади студиясенә кагылдык. Заманча җиһазландырылган яп-якты йортның хуҗасы, эшмәкәр, ак яулыклы Алия ничек мастер-класс уздырулары турында сөйләде, кул эшләре белән таныштырды. Кичке якта, Арча стадионында безнең өчен махсус бәйрәм оештырылды. «Әдәби мәйдан»да «Каурый каләм» иҗат әһелләренең чыгышын тыңлап хозурландык. Иң мөһиме, милли бәйрәмебез төсмере чагылган  чарада һәрбер уенда көчебезне сынадык.. Татар халкының җыр-моңы, биюле уеннары кичке унга кадәр дәвам итте...
Аннан кайткач, тукталган йортның актлар залына җыелып кич утырдык, тамбур энәсе белән чигү серләренә төшендек.
Җыенның икенче көнендә «Тукай эзләре буйлап сәяхәт» кылдык. Туган авылы Кушлавычта «Тукаевлар гаиләсе музей йортының» капка төбендә ипи-тоз белән каршы алдылар безне. Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф мулланың каберенә зират кылгач, Казаннан килгән кунаклар белән берлектә «Мулла чишмәсе»н, ягъни суын Тукай авыз иткән чишмәне ачу тантанасында катнаштык. Чишмәне ачуда шулай ук «Таттелеком» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, читтән кайткан кушлавычлылар да бар иде. Ачылыш тантанасында искә алынганча, «Таттелеком» җәмгыяте директоры Лотфулла Шәфигуллин Тукай премиясен алганда ук, аны Тукай урыннарын төзекләндерүгә тотачагын әйткән булган. Яңартылган «Мулла чишмәсе» әлеге вәгъдәнең үтәлүенә бер дәлил булып тора. Чишмәнең исеме элеккечә «Мулла чишмәсе» булып калган, ә менә аңа илтә торган күперне Кушлавыч халкы танылган хәйрияче исеме белән «Лотфулла күпере» дип атарга булган.
Чишмәдән ерак түгел, матур табигать кочагында фольклорчылар «Юкәдән мунчала әзерләү» күренешен тәкъдим итсәләр, музей ишек алдында «Сәйлән» фольклор төркеме «Бала карарга килү» күренешен уйнап күрсәтте. 
Сабыйның исеме – Габдулла. Бишек-арбада гына ятса да, Яңа Кырлай авылына килгәндә ул бераз үскән. Ябык гәүдәле, 7 яшьлек Тукайны Сәгъди абзый үз йортына алып кайтты. Хатыны Бибизөһрә апаның ничек куанганын күрсәгез?!. Шатлыгыннан кысып-кысып кочаклады да, табын янына дәшеп бер телем ипи белән катык бүлеп бирде. Габдулланың ипи валчыгын дә әрәм итми тәмләп ашавын күреп тамаша кылган халыкның күзләре дымланды... Чып-чын истәлекләргә чумдым үзем дә. Күз яшьләрен сөртә-сөртә ишегалдына чыктык. Ә анда – элекке тормыш. Шура авылы фольклор коллективының олы яшьтәге абый-апалары кое тирәли тезелешеп басканнар да җыр сузалар. Бакчага чыгу юлында чыпта сугалар. Бераз читтәрәк бер абзый чабата үрә... 
Яңа Кырлай музеена керү юлында Г.Тукайның әдәби геройлары каршыбызга чыгып сәхнәләштерелгән тамаша кылдылар. Музей артында кичке уен күренешләре, җырлы-биюле уеннар гөрли иде. Үзебез дә бик теләп катнаштык.
Музейдан чыккач, өч төркемгә бүленергә мәҗбүр булдык. Беренче төркем М.Мәһдиев әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрне тамаша кылырга Урта Курса – Гөберчәк авылына, икенче илле кешелек төркем Яңа Кишет авылына Г.Бәширов иҗатына нигезләнгән тамаша белән танышырга, өченчесе Ташкичү авылы җирлегенә (Ш.Мәрҗәни һәм М.Гәләү һәйкәле янына) юл тотты. Шәхсән, үземә икенче төркемдә булу сәбәпле, «Туган ягым яшел бишек» китабында сурәтләнгән «Кунакларны каршы алу» күренешен, «Татар халык ашлары» күргәзмәсен тамаша кылу насыйп булды. 
Чигүче Флера апа, киез итек басучы Җәүдәт абый янында да тукталмый һич мөмкин түгел. Авылның үткәнен һәм бүгенгесен, авыл халкының тормыш, яшәешен аларның кул эшләре аша беләбез, тырышлыкларын бәялибез. Гомәр Бәшировның да абзый, апалары нәкъ шундый тырыш булганнар, хәтта чишмә юлларын да һәрчак тәртипкә салып торганнар. Дуслык урамында яшәүче Хәлил Газизуллин исә себерке бәйләү серләрен яхшы белә икән. Хәлил абый безгә дәрес биргән арада, хатыны Мәдинә апа кунакларны чәй белән сыйлады...
Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда, тарихларда эз калдырган Кышкар мәдрәсәсендә булдык. Имам Радик хәзрәтнең вәгазен тыңладык. 
Симетбаш авылында «Онытылмасын гореф-гадәтләр» фольклор чыгышын тамаша кылгач, «Нурислам чишмәсе» суыннан авыз иттек.
Ул көнне кичке аштан соң район мәдәният йортында «Балакайларым» дип исемләнгән Арча халык театры чыгышын тамаша кылдык. Тулай торакка соң гына кайттык. Анда безне Марат Әмирханов көтә иде. 
Тукайны тудырган ана язмышын тыңлап, ул төнне дә кулъяулык чиктек...
Өченче көнне «Күбәләк» дип исемләнгән балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр чыгышын, сәнгать мәктәбендә өстәмә белем үзләштерүче балаларның кул эшләреннән төзелгән рәсем күргәзмәләрен, музыкаль сәләтләрен күреп сөендек. 
«Җиңү паркында» да фольклорчылар каршы алды, «Егетләрне армиягә озату» күренешен сәхнәләштерделәр. «Шәрыкъ» бистәсе мәчете дә зур әзерлек белән безне көткән, йөз илле кешелек мул табын корганнар, вәгазьләре дә үтемле иде.
Пленар утырыштан соң башкарылган эшләргә, шулай ук өч көн дәвам иткән җыенга йомгак ясап, карар кабул иттек.
Кыскасы, җыен тәмам, ә алган тәэсирләрне һич сөйләп бетерерлек түгел. Иң мөһиме: бер генә минутыбыз да бушка узмады. Сүземне йомгаклап, Казан арты горур яши, искә алып данлы улларын, дип әйтергә генә кала...
Нурзия МИРХАЗОВА. Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: