Туган як

Бәхетемне таптым

Азалиянең беренче ире белән тормышы барып чыкмады. Ничек кенә ярарга тырышса да, ошамады, йодрыклар төйнәлеп кенә торды. Күгәргән күзләр белән күп йөрде. Үз-үзенә бикләнеп, куркып яшәргә өйрәнде. Дуслары, туганнары танымадылар. Чибәр, кыю кыз күзгә күренеп картайды.

Күпме шулай кимсенеп яшәгән булыр иде... Беркөн ир дигәне аларны бөтенләй ташлап чыгып китте. Аннан башка да яшәп була икән. Хатынның күңеле тынычланды. Балаларның да әтиләрен искә аласылары килми, чөнки йодрык аларны да читләтеп үтмәде. Ике ел дигәндә, Азалия Фирдәвесне очратты. Егет аз сүзе, үзе бик юаш. Очрашуга чәчәк бәйләме белән түгел, ә бер роза чәчәге тотып килде. Өйгә керергә дә атлыгып тормады. Шул кыюсызлыгы аркасында 40 яшенә кадәр өйләнмәгәндер дә. Кыяфәте чибәр булмаса да, Азалиягә чиста-пөхтә итеп киенүе, сүзен дә уйлап кына сөйләве ошады. Өйгә кереп, ут кабызганчы, Фирдәвес өй яныннан китмәде. 
«Фирдәвес – яхшы кеше, кул күтәрмәячәк, авыр сүз әйтеп кыерсытмаячак», – дип хатынның туганнары егетне кулдан ычкындырмаска үгетләделәр. Азалия ныклы карарга килде. Егеткә: «Күпме шулай дус булып, озатышып йөрергә була? Планнарың бармы?» – дигән сораулар биргәч, тегесе шуны гына көткәндәй, барлык кыюлыгын җыеп, Азалия белән бергә булырга теләвен әйтте. 
Әмма балаларының үги әтине үз итәселәре килмәде. Фирдәвесне бар дип тә белмәделәр. Ничек тә начарлык эшләргә тырыштылар. Кичләрен яңалыклар карарга дип телевизор карарга утырса, икенче каналга күчерделәр. Бүлеп куелган ашын, тортын алып ашарга да күп сорамадылар. Хәтта «Фирдәвес апа» дигән кушамат тактылар. Балаларының көннән-көн узынуын күреп торган ана иренә: «Аларга ник дәшмисең? Азрак корырак булырга кирәк, башыңа менеп утыралар бит», – дип әйтеп тә карады. «Чәчәгем (ире Азалияне шулай дип атый), алар бит әле балалар гына, күп нәрсәне аңламыйлар», – дип котылу ягын карады Фирдәвес. Әмма нәрсә эшләргә икәнен үзе дә белми иде. 
Аның еш югалып калуын күргән Азалия ничек тә булса үз-үзенә ышанычын арттырырга тырышты. «Кадерлем, мин бит сине тәвәккәллегең, чын ир булуың өчен яраттым. Миңа терәк, балаларыма яхшы әти булырга тырыш», – дип еш кына кабатлый иде. Фирдәвес аның сүзләренә ышанды, хатынның хөрмәт итүен тоеп яшәде. Бар эшне киңәшләшеп башкардылар. Әмма соңгы сүз – Фирдәвеснеке, янәсе, ничек кирәк икәнен ире генә белә. Ана балаларына да үги әтиләренең булдыклылыгы, барын да эшли белүе, ышанычлы, ярдәмчел икәнлеге турында сөйләде. Малайлар тындылар, шаярмый башладылар, кирәк чакта ярдәм кулы суздылар. Кечесе хәтта «әти» дип эндәшә башлады. Фирдәвес үзгәрде, кыюлана төште, үзенең кирәклеген тоя башлады. 
Озакламый Азалия авырга узды, декрет ялына чыкты. Ире акча кытлыгыннан курыкмый, өстәмә эштә эшли, төннәрен такси йөртә. Тапкан акчасын тулысынча хатынына кайтарып бирә. Элекке дуслары аны танымый хәтта. Азалиядән көлеп йөрүче танышлары да тынычланды: кемдер чын күңелдән бәхет тели, кемдер көнләшә. Егетнең менә дигәнен эләктергән бит! Бәхет аны үзе эзләп тапкан!
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: