Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Соңарган тәүбә

Шулчак телефон шалтырады. Кафил, уйларыннан бүленеп, телефон трубкасын алды. – Әйе, Сөмбелә, тыңлыйм... Трубкадагы җавап тәэсиреннән, Кафилнең болай да җитди чырае тагын да кырысланды. Ул тоткынга шелтәле караш ташлады. Тагын берникадәр тыңлагач, рәхмәт әйтеп, трубканы куйды.

– Сез әле алдаша да беләсез икән, – диде ул тоткынга тишәрдәй булып карап.
Әлеге адәмнең, шушы вакытка кадәр киреләнеп, вакытны сузарга маташуы, өстәвенә күрәләтә торып алдашуга баруы җен ачуларын чыгарса да, һөнәри сабырлыгы соңгы чиктә дә үзен тотып торырлык тынычлык бирә.
 – Шәһәребездә Сәгъдиев Шәмси атлы кеше бөтенләй юк, диделәр миңа. Гомуми база мәгълүматлары бүлеге хезмәткәрләре җиткерде бу хәбәрне. Ә анда шәһәребезнең эте дә, бете дә теркәлгән, һәркем өчен, кем әйтмешли, досье тупланган. Шуңа күрә алдашмаска дип кисәткән идем сезне...
Йә, ялганың тотылдымы? Инде монысына ни әйтерсең, дигән кебек, җавап тотучыга текәлде Кафил. Әйтерсең, ул аны шушы сүзләр белән почмакка китереп кысты, боргаланып-сыргаланып торырга урын калдырмады. Бу халәттә бары бер генә юл – тәүбә итү, түбәнчелек белән гафу үтенеп, чын дөресен сөйләп бирү һәм җәзаны аз гына булса да җиңеләйтүне ихластан сорау гына калган иде кебек. Ләкин ул киребеткәннең битендәге бер мускулы да селкенмәде. Кая ул тәүбә?! Бераз утыргач, йөзендә тагын да зәһәррәк мыскыллы елмаю чагылып узды.
– Нәрсә, һаман да мәче-тычканлы уенын дәвам итәбезме? Менә шушы кирелегегез аркасында сез үзегезгә җәза срогын катгыйландыра гына барасыз бит, шуны аңлыйсызмы?
Тоткынның бу сүзләргә дә артык исе китмәде кебек. Хәтта ул авызын зур ачып искәп тә алды. Бу үзе үк, сорауларыгыз белән тәмам туйдырдыгыз, бәйләнмәгез әле зинһар, мине тынычлыкта калдырыгыз, дигәнне аңлата кебек. Алай да ул:
– Бернинди мәче-тычканлы уйнамыйм. Сезгә дөресен әйттем. Мин – Сәгъдиев Шәмси, –  дип әйтеп куйды, гади генә итеп.
– Алайса, сез бу шәһәрнеке түгелдер, бәлки? Читтән... э-э-э, командировкага килгәнсездер?..
– Юк, мин шушы шәһәрнеке!
Җавап катгый иде. Нервалары нык күренә моның. Әллә соң, бу бәндә һөнәри психологмы икән? Кафил дә ул яктан төшеп калганнардан түгел... Зомбидыр, бәлки?.. Хәзер кешенең холкын төрле юллар белән зомбилаштырып бетерә алалар. Андыйларга синең сорауларың, психологик яктан йогынты ясап карауларың таш диварга сибелгән борчак кебек... 
Аның уйларын Шәмсинең сүзләре бүлде:
– Мин сезгә барысын да аңлатып, дөресен сөйләргә телим. Ләкин белеп торам, сез моңа ышанмаячаксыз.
– Сез башта сөйләгез, ә ышану-ышанмау мәсьәләсендә... соңыннан карарбыз. Әгәр чыннан да дөрес икән, нигә ышанмаска?!
– Сүзләремне инде бер мәртәбә шик астына куйдыгыз бит. Исемем, чыннан да, Шәмси, фамилиям – Сәгъдиев...
– Ләкин... ләкин монда каршылык килеп туды. Гомуми мәгълүматлар базасына ышанмыйча мөмкин түгел...
– Мин сөйләгән һәр нәрсә сездә шулай ук каршылыклы фикерләр тудырачак. Димәк, сез аларга ышанмаячаксыз? 
– Сөйләгез!  Ышанырга тырышырмын. 
– Ярый, сөйлим. Ләкин мине бүлдермәгез... Нидән башларга соң?..
Шәмси калтыранган бармаклары белән чәчләрен сыпыргалап куйгач, сөйләвен дәвам итте.
– Мин бит операция белән җенесемне үзгәрткән кеше... 
– Ә, аңлашылды! Транссексуал, димәк?!
Кафилгә андый кешеләр турында еш ишетергә туры килә. Демократия, хәбәрдарлык, сүз иреге дигән сылтау белән мәгълүмат ташкынына шулкадәр ирек куелды ки, инде яшерен темалар калмады да кебек. Башта дин тарафыннан, соңыннан совет идеологиясе кушуы буенча тыелган нәрсәләр өскә калкып чыкты. Ә иң аянычлысы: кешеләрдән оят качты, намус дигән нәрсә калмады. Элегрәк, пышылдап сөйләргә дә оят нәрсәләрне хәзер кычкырып әйтергә дә курыкмыйлар. Әле алай гына да түгел, күрәләтә торып, гомумхалык фикер алышуына чыгаралар. Әйтерсең, башка мөһимрәк эшләр калмаган да. Яшьләр азынды. Кемнәрдер үзенең җенесеннән канәгать түгел. Имеш, табигать ялгышкан! Егетләренә малай булып түгел, ә кыз булып туасы калган, ә кызларына малай булса яхшырак икән!.. Холкы һәм җенси теләкләре шуны таләп итә, имеш. Шул азгын теләкләре хакына кемнәрдер хәтта хирург пычагы астына керергә дә риза. Һәм керәләр дә... Хәзер медицинаның моңа мөмкинлекләре бар. Шундый җаваплы эшләргә алынырга әзер торучы хирурглар да байтак. Хәер, зур акчалар хакына нәрсәгә генә бармассың?! Акча түләсәләр, тәннән артык әгъзаны кисеп ташларга, ә булмаганын тегеп куярга һәрвакыт әзер алар. Ахырзаман! Бу бәндә дә шул эшләрнең корбаны, күрәсең. Алладан җәяүләп качкан мәхлук!..
– Юк, транссексуал түгел. Туганда сау-сәламәт булганмын. Кирәкле бөтен әгъзаларым да урынында булган...
– Яши-яши нәрсәдер җитмәгән кебек тоела башлады инде сезгә, шулаймы? 
– Кафил әфәнде, мин сезгә мине бүлдермәскә үтенгән идем. Ә сез һаман үзегезнең мыскыллы тоныгыз белән... Юкса, миндә боларны сөйләп тору теләге сүнәчәк.
– Гафу! Бүтән эндәшмим... Дәвам итегез...
– 23 яшемә кадәр мин башкалар кебек гади тормыш белән яшәдем. Ваемсыз балачак – мәктәптә укыган елларым да, студент вакытлар да яшьтәш кызлар белән бертөсле узды. Егерме яшем тулгач, мин бер егет белән таныштым. Яратышып киттек. Гел бергә була башладык. Тирә-юньдәгеләр безнең хакта «Нинди матур парлар» дип сокланалар иде. Әй, ул бәхетле чаклар! Тора-бара без бер-беребездән башка бер минут та яши алмаячагыбызны аңладык. 
Кавышу, гомер юлларыбызны бергә бәйләү турында уйлана башладык. Юк, юк, уйлана гына түгел, без аңа әзерләнә дә башлаган идек инде...
Шәмсинең тавышы калтыранып куйды. Тамагына төер тыгылган шикелле карлыкты, сөйләвеннән туктап ук калды. Кашлары бер-берсенә кушылыр дәрәҗәдә маңгае җыерылды. Калтыранган куллары белән күлмәгенең өске төймәсен чишеп җибәрде. Аның бу халәтен аңлап алган Кафил, калай кружканы янә аңа сузды. Тоткын суны бер йотты да кружканы өстәлгә куйды.
– Аңлагыз, миңа алда булачак хәлләр турында сөйләү бик авыр... Әйе, без бик бәхетле идек. Башкалар сокланып туя алмаслык бәхет иде ул. Көннәрдән бер көнне әнә шул бәхет чәлпәрәмә килде... Ватылды, уалды, юкка чыкты... Аңлыйсызмы?.. Бу аяз күктә яшен яшьнәү белән бер булды. Шул көн безне аерды... 
Шәмси сөйләвеннән туктап, башын куллары белән кочаклап, аска карап утыра башлады.
– Нәрсә, сөйгәнегез фаҗигага эләгеп һәлак булдымы? Юл-транспорт фаҗигасеме, башкасымы?..
Бу сүзләрне Кафил сөйләшми тору озакка сузылгач, кабат әңгәмәгә кереп китү өчен әйткән иде. Ләкин тоткын барыбер сүзен шунда ук дәвам итмәде. Бераздан соң гына башын күтәрде. Ул берникадәр тынычланган иде...
– Әйе, фаҗига булды. Ләкин юл-транспорт фаҗигасе түгел... Мәхәббәт фаҗигасе... Ул көнне мине көчләделәр... Билгесез бер адәм актыгы...
Фәрит ИМАМОВ.(Дәвамы бар).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев