Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр сынатмады

Чистай шәһәрендә 17нче мәртәбә «Олы Кама» балалар-яшүсмерләр шахмат турниры узды.

Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә. Лениногорск, Чистай, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара шәһәрләреннән һәм Актаныш авылыннан 150-дән артык яшь шахматчы катнашты. 2007 елга кадәр туганнар арасында Түбән Кама командасы тулы составында катнаша алмады. Шуңа күрә ул яшьтәгеләр призлы урыннарга чыкмады. Бары Андрей Горин гына шәхси турнирда 2нче призга лаек булды. Әмма 2001-2006 елларда туган үсмер шахматчылар арасында 9 мөмкинлектән 7,5 очко җыеп, Әмир Закиров абсолют җиңүче исемен яулады.
2нче, 3нче призлы урыннарда да түбәнкамалылар: Кирилл Петухов (икенче урын), Самат Гәләвиев (өченче урын) һәм 2001-2006 елда туганнар арасында Әмир Закиров, Ирина Коровина, Илнур Зиннәтуллин, Сергей Петров составындагы Түбән Кама командасы 6 команда арасында 36 мөмкинлектән 21 очко туплап,җиңеп чыкты. Баулы командасы (18,5 очко) – икенче урында. 17 очко җыйган Чистай шәһәре командасы – өченче урында.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ, югары категорияле тренер.
Фотода: турнир җиңүчесе Әмир Закиров.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев