Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Хатирәләр гомер буена җитәрлек

Июль аенда чыккан «Карендәш» сәхифәсендә шәһәребезнең 31 нче мәктәп укучылары Якутскидагы (Саха республикасы) Халыкара интеллектуаль уеннарда Балалар һәм яшьләр тикшеренү эшләренең халыкара күргәзмәсендә (MILSET Expo-Sciences Vostok 2018) керәшеннәргә багышланган фәнни эшне яклаячаклары турында язган идек. Чара тәмамланды, укучылар һәм җитәкчеләре Алевтина Даутова җиңүче дипломнары һәм медальләр белән шәһәргә кайтты. Якутскида күргәннәре турында Алевтина Петровна белән сөйләштек.

– Иң беренче чиратта сүземне рәхмәт әйтүдән башлыйсы килә. Якутскига чакыруын-чакырдылар, әмма матди ярдәм булмаган килеш ничек барасың? Ярдәмгә шәһәребезнең керәшен җәмгыяте килде. Тамара Алексеевна Баһаветдинова, Геннадий Николаевич Муллин, Юрий Геннадиевич Иванов, шулай ук «Бәхетле вакыйга» хәйрия фонды бүлеп биргән акча хисабына без халыкара уеннарда катнаша алдык, – ди Алевтина Даутова.
Чарага аның белән бергә Ксения Шадренкова һәм Владлена Рыжова барган. Самолеттан төшкәч тә, түбәнкамалыларны зурлап, милли киемнән, ипи-тоз, кымыз белән җирле делегация каршы ала. Аннары җиңел машина белән яшәү урынына – Төньяк-көнчыгыш федераль университеты студентлары шәһәрчегенә илтеп урнаштыралар. 
– Анда укытуга шулкадәр зур игътибар бирелә! Укытучыларга карата да хөрмәт олы. Аларга багышланган мемориаль такталар бик күп, – дип искә ала Алевтина Петровна.
Бирегә 38 илдән 1500 дән артык бала килә. Халыкара чара булгач, аралашу, нигездә, инглиз телендә бара. Алевтина Даутова аны белмәсә дә, укучылары аңлый, иркен сөйләшә. Укытучы әйтүенчә, гомумән, Якутскидагы балалар инглизчә яхшы белә. Студентларны чит илгә җибәреп укыту да бар икән. Фәннәр Академиясе директоры, мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф идарәсе начальнигы – барысы да якут милләтеннән булса да, рус, инглиз телләрендә чыгыш ясый. 
Чарага килгән балаларга танышу, аралашу мөмкинлеге дә бирелә. Алар өчен төрле уеннар, тренинглар оештырыла. Ксения һәм Владлена Италия, Мексика, Сингапур, Казахстан, Белоруссиядән килүчеләр белән дуслашканнар. Алевтина Даутова исә балалар эше турында сөйләп, симпозиумда чыгыш ясаган. Халыкара уеннарга килгән кунаклар өчен экскурсияләр дә уздырылган. Хомус музее, Мамонт музее, Хәзинәлек, фото һәм рәсемнәр буенча торгызылган иске Якутск шәһәре, «Мәңгелек туңлык патшалыгы» – боз мәгарәсе, «Лена баганалары», теплоходта йөрү – болардан калган хатирәләр гомер буена җитәрлек.  
Чарада проектларны һәм фәнни эшләрне укучылар аерым бирелгән стендлар янында яклый. Ксения һәм Владлена да күргәзмә әзерләгән. Кунаклар, бәя бирүче белгечләр, керәшен алфавиты белән кызыксынган, милли киемнәр турында сораша, 150 еллап сакланып, үзгәрешсез калган киемнәргә гаҗәпләнеп, капшап та караганнар. Аларга шулай ук керәшеннәр турында укучылар төшергән фильм да күрсәтелә. 
– Бу күргәзмә ике көн барды. Кызлар көн саен кимендә 20 тапкыр чыгыш ясады. Кемдер русча сөйләүләрен үтенә, кайберәүләр исә инглизчә генә аңлый. Укучыларыма авыр булды. Аннары бит тыңлап кына калмыйлар, күптөрле сораулар да бирәләр. Керәшеннәрне кем өйрәнгән? Мәктәпләре булганмы? Китаплары басылганмы? Сәхнәдә исә һәр команда үзен иҗади яктан күрсәтә. Без керәшен җыруларын җырладык, – ди Алевтина Петровна.  
Уңай хисләр, ташып торган тәэсирләр белән өйгә кайтканнар. Әмма кул кушырып утырырга вакыт юк. Кызларга октябрьдә Көньяк Кореяда узачак MILSET Expo-Sciences Asia 2018 чарасында чыгыш ясыйсы бар. Бер үк проект белән барып булмый бит. Аны тулыландырырга кирәк. Шулай ук  MILSET Expo-Sciences Vostok 2019 чарасына да чакыру кәгазе тапшырганнар. Анысы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак.
Фотолар А. Даутованың шәхси архивыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев